В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшчәнлекнең бу юнәлеше белән кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Роспотребнадзор) шөгыльләнә.
ТР Министрлар Кабинетының 16.10.2013 ел, № 764 карары нигезендә, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының "2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү"ярдәмче программасы кабул ителде. Ярдәмче программаның координаторы булып Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тора. Кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы төзелде (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.04.18 ел, №269 карары). Кулланучылар хокукларын яклау буенча зур эш «Халык контроле»системасы аша башкарыла.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сез телефон аша мөрәҗәгать итә аласыз: +7 843 238 98 54, +7 843 278 92 00.