«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы Комитеты "Муниципаль казна учреждениесе «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Казан шәһәре Уставы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органы карары нигезендә төзелде. - Казан шәһәре Думасының 2005 елның 24 декабрендәге 11-5 номерлы карары белән расланган Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты органнарын - муниципаль учреждениеләрне гамәлгә кую турында«.
Комитет Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты органы (алга таба - Казан шәһәре Башкарма комитеты) булып тора, юридик затларны теркәү турындагы законнарда билгеләнгән тәртиптә юридик зат статусына ия.
Комитет урнашкан урыны: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Кремль ур., 11, e-mail: gkh.kzn@tatar.ru
Комитет эшчәнлегенең предметы һәм максаты-Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма - боеру органы - Казан шәһәре Башкарма комитеты исеменнән җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне, аерым алганда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә идарә итү функцияләрен үтәү.
Казан шәһәре Башкарма комитеты органы буларак комитет вәкаләтләре аның Нигезләмәсе белән билгеләнгән.
1. Россия Федерациясе Торак кодексы - IX бүлек.
2. Татарстан Республикасының 2013 елның 25-нче июненнән чыккан 52-ТРЗ номерлы «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларындагы гомуми милеккә капиталь төзекләндерү ясауны оештыру турында»гы Законы
3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1146-нчы номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасын раслау турында»гы карары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында http://prav.tatarstan.ru (1230-нчы номерлы, 2018 елның 25-нче декабре редакциясендә).
4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 8-нче октябреннән чыккан 729-нчы номерлы «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1146-нчы номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми йорт милкен капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасын Казан шәһәре территориясендә 2017-2019 елларда гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планын раслау турында»гы карары, (2018 елның 18-нче декабреннән чыккан 1169-нчы номерлы карар үзгәрешләрен исәпкә алып) Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында http://prav.tatarstan.ru.
5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1132-нче номерлы «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларындагы гомуми милеккә капиталь төзекләндерү үткәрү чиратын билгеләү критерийларын куллану тәртибен раслау турында»гы карары.
Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында http://prav.tatarstan.ru һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында http://minstroy.tatarstan.ru танышырга мөмкин. Программада пландагы төзекләндерү елы һәм һәр йорт буенча эш төрләре күрсәтелә.