Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Район турында

Районның мәйданы – 167 кв.км.
Халык саны – 300 мең кешедән артыграк.

Казанның Совет районы – илебездә 1920-1930 нчы елларда башланган индустриализация җимеше. Кызу темплар белән үсеш алган шәһәр киңәя барып, Арча кырының үзләштерелүе магистраль юнәлешләрнең берсенә әверелә. Данлыклы Себер тракты буйлап сөргенгә куылган катаржаннардан Варвара чиркәвен узуга ук богауларын салдыра торган булганнар. Бу урыннан соң инде тоткыннар качар дип курыкмаганнар. Бүгенге көнгә исә Себер Тракты урамы буйлап торак йортлар, институт биналары һәм социаль әһәмияткә ия объектлар калкып чыкты.

Совет районында Казан дәүләт университеты кебек шәһәребезнең иң олпат югары уку йортларының берсе – Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе (1995 нче елга кадәр – институт) урнашкан. 1873 нче елда император указы белән нигез салынган Ветеринария Академиясе илебездә ветеринария өлкәсендә иң эре үзәкләрнең берсе булып санала.

1920-1940 нчы елларда Казанның Идел буенда иң эре сәнәгать үзәге буларак формалашуы башлана. Нәкъ менә шушы чорда суыклык комбинаты – хәзерге “Холод” ААҖ төзелә. Язу машинкаларын төзәтү остаханәсе фабрикага үзгәртеп корыла да шуннан “Пишмаш” заводы үсеп чыга, ә аннары ул “Терминал” берләшмәсенә әверелә. 1940 нчы елларда Молотов район промкомбинаты – хәзерге "Хитон" ААҖ ачыла, оптика-механика заводы төзелә башлый. Нәкъ менә КОМЗ тирәсендә Дәрвишләр бистәсе үсеш ала. Аңа нигез 1932 нче елда Дәрвишләр разъезды янында дөньяда иң эре пассажир вагоннары төзү заводы төзелеше башлангач ук салынган була. Бөек Ватан сугышы башлану белән әлеге төзелеш туктатыла. Ләкин КОМЗның барлыкка килүе бистә тормышына җан өрә. Бүген Дәрвишләр бистәсе районның иң мөһим һәм уңайлы өлешләренең берсе булып тора.
1940 нчы еллар. Илнең тыныч үсешен сугыш өзә. Татарстанның чирек миллион халкы армия сафларына алына. Алар арасында безнең ветераннарыбыз – Совет районында яшәүчеләр, аның оешмаларында эшләүчеләр дә бар: Алексей Семенихин һәм Петр Белых, Анатолий Концевой һәм Сабир Әхтәмов, Хәмит Кашапов һәм Серафим Покровский, Ольга Березина һәм Клавдия Гладких, Альберт Серебряков һәм Юрий Городецкий, Сафия Галиева һәм Алевтина Бирюкова, Михаил Девятаев һәм Петр Полушкин һәм күп кенә башка каһарманнар.

Тылда калучылар да Җиңү көнен якынайту өчен үзләрен аямый. Район оешмаларында станок артына хатын-кызлар һәм балалар басып эшли, ә җитештерүдә калган ирләр кешенең көченнән килмәстәйләрне дә булдыралар.
Сугыштан соң халык хуҗалыгын аякка бастыру район үсешендә яңа адым була. 1950 нче елларда төбәкнең иң эре предприятиеләренең берсе – компрессорлар төзү заводы ачыла. 1959 нчы елда аның янында математик машиналар заводының биналары үсеп чыга. Алга таба алар “Пишмаш” белән берләштереләләр. Массачыл газлаштыру дәверендә нык ихтыяҗ тудырган продукциясен “Газаппарат” заводы чыгара башлый.

1950-1960 еллар. Илебез индустриясе икенчел күтәрелеш кичерә. Кеше ихтыяҗлары беренче планга чыга. Казан ит һәм Казан сөт комбинатлары, Дәрвишләр бистәсендәге 7 нче номерлы ипи заводы районның хәзерге азык-төлек сәнәгатенең инфраструктурасын формалаштыралар. 1972 нче елда районда тантаналы рәвештә Төзүчеләр сарае ачыла.

Илебезнең фәнни үзәге буларак Казанның традицияләре үсә һәм дәвам иттерелә. 1965 нче елда Себер трактында Казан химия фәнни-тикшеренү институты корпусы ачыла. Эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып экстремаль шартларда кешене саклау системаларын эшләү билгеләнә. Нигезен Бутлеров, Зинин, Арбузовлар корган Казан химия мәктәбе алдына берничә елдан соң яңа бурыч куела: нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә тиеш булалар. Республиканың “кара алтын” проблемалары белән бүгенге көндә өч фәнни-тикшеренү институты шөгыльләнә – ВНИИУС, ТатНИИнефтемаш һәм НИИнефтепромхим.
Бүген Совет районы үзендә сәнәгатьне, фән һәм мәгариф структурасын, сәламәтлек салауны, коммуналь хуҗалыкны берләштергән көйле механизмны тәшкил итә. Бу йортны безнең ветераннарыбыз төзегән һәм алга таба киләчәк буыннар шушы төзелешне дәвам иттерәчәк.
Казанның Совет районы данлыклы Себер тракты буйлап һәм Арча кырында калкып чыккан торак комплексларны, Танкодром, Азино-1, Азино-2, "Казан XXI гасыр", Дәрвишләр бистәсе микрорайоннарын һәм Казан шәһәре җирлегенә кертелгән торак массивларны үз эченә ала.
Районда 22 сәнәгать предприятиесе, 18 төзелеш оешмасы, 8 транспорт һәм элемтә оешмасы, 17 фәнни-тикшеренү институты һәм конструкторлык бюросы эшли, 36 гомуми белем бирү мәктәбе, 1 кичке мәктәп, 5 югары уку йорты, 6 урта һөнәри белем һәм 5 башлангыч һөнәри белем учреждениеләре, 78 балалар бакчалары бар.
25 сәламәтлек саклау учреждениесе казанлыларның сәламәтлеген кайгырта.

756 кулланучылар базары предприятисе, шул исәптән 11 базар һәм сәүдә үзәге, 206 көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе, 74 ашханә, кафе, ресторан һәм бистролар – болар районыбызның төрле юнәлештәге хезмәт күрсәтү инфраструктурасын тәшкил итә.

7 балалар музыка мәктәбе, 2 сынлы сәнгать мәктәбе, 5 балалар иҗаты үзәге, 5 яшүсмерләр клубы яшь буынның сәләтләрен ачыклау, иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү өчен барлык шартларны да тудыралар.

"Сәйдәш" мәдәният үзәге һәм С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сараеның ишекләре шәһәр халкы һәм Казан кунаклары өчен һәрвакытта да ачык. Моннан тыш, Совет районы җирлегендә мәдәният мирасы объектларын саклау зонасына кертелгән урыннар да бар: Царицыно бистәсендә 1829 нче елда төзелгән Казан Изге Ана чиркәве, 1893 елда Владимир Михайлович Бехтерев эшләгән психиатрия клиникасы.

Универсиада-2013 объектларын исәпкә алып, 80нән артык спорт корылмалары спорт сөючеләр карамагына тапшырылган.