Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.12.2020, 15:42

Казанда «Мәдәни чәршәмбеләр» яңартыла

Программада - мастер-класслар, хореография, вокал, актерлык осталыгы буенча дәресләр һәм башкалар.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Казанда «Мәдәни чәршәмбеләр» яңартыла. Һәр чәршәмбе көнне онлайн режимда барлык теләүчеләр өчен төрле мастер-класслар, хореография, вокал, актерлык осталыгы буенча дәресләр һәм башка чаралар узачак. Беренче дәресләр 16-нчы декабрьдә узачак.

Проектка кушылыр өчен сайтта дәресне сайларга һәм кирәк вакытта трансляциягә кушылырга кирәк, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.

Иртәгә 10.00 сәгатьтә өлкәннәр һәм балалар өчен чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класс узачак.

10.30 сәгатьтә «Танышу тренинглары» театр сәнгате буенча мастер-класс була.

11.00 сәгатьтә балалар кәгазьдән Яңа ел чыршысын ясаячаклар.

13.00 сәгатьтә төрле материаллар һәм техникадан файдаланып Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс планлаштырылган. Шул ук вакытта көндезге макияж нигезләре, шулай ук аның Яңа ел бәйрәм кичәсе өчен кичке макияжга трансформациясе турында мастер-класс узачак. Дәрес туры эфирда Instagramда һәм Сәйдәш мәдәни үзәгенең Youtub каналында узачак.

Шулай ук 13.00 сәгатьтә Беренче бөтендөнья сугышы темасына кагылган китапларга видеокүзәтү дә карарга була: Себастьян Фолксның «И пели птицы», Бен Элтонның «Время и снова время» китаплары.

14.00 сәгатьтә топиарийдан Яңа ел эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс узачак.

15.00 сәгатьтә Zoomда актерлык осталыгы буенча мастер-класс узачак.

16.00 сәгатьтә Zoomда стилизация техникасы һәм пейзажлы рәсем нигезләре буенча мастер-класс узачак. 

Барлык вакыйгалар