Фото: TIMMERMAN матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). Иртәгә 2024 елгы Казан марафонына
теркәлү башлана. Ул ТР башкаласында 11-12 нче майда узачак. Спорт бәйрәме 25 меңгә якын йөгерүчене берләштерер дип көтелә.
Катнашучылар өчен традицион рәвештә марафон (42,2 км) һәм ярыммарафон (21,1 км) дистанцияләре, шулай ук 10 һәм 3 км стартлар булачак. Балалар өчен – TIMERKIDS, ә тәпи басмаган нәниләр өчен TIMERBABY ярышлары оештырыла.
Марафон буенча Россия чемпионаты һәм милләтләр парады узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
2024 елда Казан марафоны унынчы тапкыр узачак. Ел саен анда бөтен Россиядән һәм башка илләрдән 12 меңнән артык атлет катнаша.