Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.11.2022, 14:50

Казанның экстремаль спорт төрләрен яратучылары өчен мастер-класс уздырылачак

«Урам» экстрим-паркы тренеры Булат Газизов имин йөрү кагыйдәләре турында сөйләячәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче ноябрь). 4 нче ноябрьдә экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен Салават күпере микрорайонындагы паркта мастер-класс оештырылачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Быел актив ял яратучылар өчен паркта памп-треклы экстрим-зона барлыкка килде, ул спорт белән яңа шөгыльләнә башлаучылар өчен дә, профессиональ спортчылар өчен дә яраклы. Ачык мастер-класста «Урам» экстрим-паркы тренеры Булат Газизов куркынычсыз йөрү кагыйдәләре турында сөйләячәк.

Мастер-класста катнашу өчен үз скутерыгызны алып килергә һәм сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Мастер-класс 11:00 сәгатьтә башлана. Дәрес начар һава торышы аркасында булмый калырга мөмкин – куркынычсыз йөрү өчен территория коры булырга тиеш.

Барлык вакыйгалар