Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе

Телефон номеры: +7 843 221 29 01

Почта: uag.kazan@tatar.ru

Адрес: Казан шәһәре, Груздев урамы, 5 (3-нче кат, кабул итү бүлмәсе)

Кабул итү сәгатьләре: 9.00-18.00



Тормыш юлы

1971 елда Татарстанның Азнакай районы Актүбә бистәсендә туган. 

1994 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлый.

1991 елның июленнән 1997 елның маена кадәр – суыткыч җиһазлар буенча механик, «Формула» ТОО, Казан.

1997 елның маеннан декабренә кадәр – «РОСНО» ААҖ менеджеры, Казан.

1998 елның гыйнварыннан 2005 елның февраленә кадәр – Казанның Совет районы администрациясе аппараты җитәкчесе.

2005 елның февраленнән 2006 елның гыйнварына кадәр – Казанның Авиатөзелеш районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары.

2006 елның гыйнварыннан 2011 елның апреленә кадәр Казан шәһәре Башкарма комитетының эшләр идарәсе башлыгы, эшләр идарәчесе.

2011 елның апреленнән 2021 елның февраленә кадәр Казан башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы.

2021 елның 26-нчы февраленнән Казан Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы.

Беренче класслы хакыйкый муниципаль киңәшче.

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2008 ел), II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2014 ел), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2012 ел, 2016 ел), Казанның мактау грамотасы (2003 ел, 2004 ел), «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен билгесе (2016 ел), «Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» медале (2013 ел), «Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале(2014 ел), «Казан шәһәрендә 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2015 ел) белән бүләкләнде (2015 ел).  

 





Все контакты