Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Фәтхетдинов Роман Рәмиз улы

Совет районы администрациясе башлыгы

Телефон номеры: +7 843 272 01 05

Почта: Sov.Post@tatar.ru

Адрес: 420081, Казан, Шуртыгин ур., 1





Тормыш юлы

Фәтхетдинов Роман Рәмиз улы 1985 елның 7 декабрендә Түбән Кама шәһәрендә туа.

2008 елда “инженер” белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын тәмамлый.

2012 елда “эшлекле идарә итү остасы – Master of Business Administration (MBA)” белгечлеге буенча “Югары икътисад мәктәбе” Милли тикшеренү университетын (Мәскәү шәһәре) тәмамлый.

2006 елның июненнән 2007 елның мартына кадәр “Промкомплектоматика” фәнни-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ (Казан) технигы булып эшли.

2008 елның февраленнән 2008 елның августына кадәр "Сувар-Казан"компаниясе" ҖЧҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булып эшли.

2009 елның апреленнән 2013 елның мартына кадәр – Казан Башкарма комитеты Аппаратының эш башкару идарәсенең гомуми бүлегенең баш белгече.

2013 елның мартыннан 2014 елның февраленә кадәр – префект урынбасары – Казан Башкарма комитетының “Иске шәһәр” префектурасы Аппараты җитәкчесе.

2014 елның мартыннан 2017 елның апреленә кадәр – Казан Башкарма комитетының Совет районы администрациясе аппараты җитәкчесе.

2017 елның апреленнән 2018 елның октябренә кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары.

2018 елның октябреннән – Казан Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы.

Класслы чины – 1 класслы муниципаль киңәшче. Инглиз телен белә.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мактау грамотасы (2012 ел), Казан шәһәренең Мактау грамотасы (2013 ел), “Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале (2014 ел), “Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары” истәлекле медале (2014 ел), Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2016 ел), Казан шәһәре Мэры Рәхмәте (2016 ел), “Россия Оборона министрлыгының Хәрби комиссариатларына 100 ел” юбилей медале (2018 ел), ТР Президентының Рәхмәт хаты (2018 ел) белән бүләкләнгән.




Все контакты