Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2023, 09:47

Казанда биш ел эчендә мәктәпләргә укырга күчкән инвалид балалар саны 4,5 тапкырга арткан

Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны адаптацияләү, социализацияләү һәм индивидуаль озата бару буенча эш системасы актив үсеш ала. Инклюзияне үстерү буенча биш ел эчендә мәгариф учреждениеләренә йөрүче инвалид балалар саны 4,5 тапкыр артты – 255 тән 1162 гә кадәр, ә инклюзив сыйныфлар саны – 9 тапкырдан артык. Бүгенге көндә сәламәтлек дәрәҗәләре төрле булган балалар 467 инклюзив сыйныфта белем ала.

Шәһәрнең 42 мәктәбе ишетү һәм күрү сәләте бозылган, сөйләм, терәк-хәрәкәт аппараты нык бозылган, психик үсеше тоткарланган, акыл ягыннан артта калган һәм аутизм спектры бозылган балалар белән эшли.

19 аерым сыйныфта психик үсеше тоткарланган һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган 178 бала белем ала.

Аутистик спектры бозылган 173 бала өчен 10 ресурс сыйныф булдырылган. Укучылар дәресләрнең бер өлешен, аерым яки кечкенә төркемнәрдә шөгыльләнеп, ресурс сыйныфында, ә бер өлешен сыйныфташлары белән бергә гомуми белем бирү сыйныфында укыйлар.

326 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 11 меңнән артык баланың үсешен коррекцияләү өчен 768 төркем ачылган, анда күпчелек балаларның үсеше мәктәп яшенә нормага кадәр коррекцияләнә.

49 өстәмә белем бирү учреждениесендә музыкаль, сәнгать-эстетик һәм техник юнәлешләрдә адаптацияләнгән программалар буенча 700 дән артык бала шөгыльләнә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 100 бала муниципаль мәдәният йортларында һәм сарайларында оешкан 15 клуб формированиесендә шөгыльләнә, 50 дән артык бала Үзәк китапханәнең әдәби чараларына йөри. Музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 65 бала шөгыльләнә.

17 яшүсмерләр клубында 30 дан артык түгәрәк һәм секция эшли, аларга төрле сәламәтлек проблемалары булган 114 бала, яшүсмер һәм яшьләр йөри. 66 яшүсмерләр клубының һәр бишенчесендә халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохит булдырылган.

Соңгы елда психологик-медицина-педагогик комиссия 8 меңгә якын консультация үткәрде, 2 меңнән артык бала белем бирү траекториясен төзү буенча тәкъдимнәр алды. «Ресурс» шәһәр психология үзәгендә ел дәвамында 2,5 меңнән артык балага, ата-анага педагоглар консультация үткәрелде.

Инклюзив мәдәниятне үстерү максатларында Казан мәктәпләрендә 2016 елдан башлап «Иң яхшы инклюзив практикалар фестивале» шәһәр конкурсы үткәрелә. Быел анда 38 учреждениедән 121 педагог катнашты. Фестивальнең төп үзенчәлеге – шәһәрнең һәр педагогы файдалана алган иң яхшы инклюзив практикаларның электрон җыентыгын чыгару. Җыентык «КазанОбр» порталында (http://kazanobr.ru) урнаштырыла. Фестиваль үткәрелә башлаганнан бирле барлыгы 8 шундый җыентык басылып чыккан.

Казанда бүгенге көндә 5 974 инвалид бала яши.

Барлык пресс-релизлар