Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.09.2025, 08:48

Каты көнкүреш калдыклары өчен каралган мәйданчыкларга үсемлек һәм төзелеш калдыкларын ташлап калдыручылар 2 мең сумнан башланган штрафлар түләячәк

1 сентябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 7 мартында кабул ителгән Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен билгели торган 293 нче номерлы карары гамәлгә керде. Әлеге документ нигезендә каты көнкүреш калдыклары өчен каралган мәйданчыкларга һәм бункерларга кагыйдәләрдә күрсәтелмәгән калдык төрләрен ташлау тыела. Мондый чүп төрләре мәйданчыкларга яисә чүп ташу машиналарына зыян китерергә, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм үтильләштерү объектларының эш режимын бозарга мөмкин. Чүп ташлау мәйданчыкларында калдырырга рөхсәт ителми торган калдык төрләренә төзелештән калган чүп-чар, бакча участокларыннан җыеп ташланган «яшел» калдыклар, терекөмешле яктырткычлар, батареялар, аккумуляторлар, җиңел ялкынлана торган калдыклар, шулай ук кар һәм боз керә. Моннан тыш, каты көнкүреш калдыкларын калдыклар өчен билгеләнмәгән урыннарда яки көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыгына якын территориядә калдырып китү тыела.

Әлеге кагыйдәләрне үтәмәгән физик затларга 2 000 сумнан һәм юридик затларга 100 000 сумнан башланган зур штрафлар салыначак. Административ хокук бозулар турында беркетмәләр полиция һәм Экология министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланачак һәм төзеләчәк.

Яңа кагыйдәләр каты көнкүреш калдыклары белән эш итү системасын җайга салуга, калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны гамәлгә ашыруга һәм төбәк операторлары эшчәнлегенә контрольне көчәйтүгә юнәлдерелгән.

«Элек төзелеш һәм үсемлек калдыкларын контейнер мәйданчыгы тирәсендә ташлап калдыру гына тыела иде. Мондый төр чүпләрне каты көнкүреш калдыклары өчен каралган бакларга салып калдыручыларга бернинди җәза да бирелмәде. Бистәләрдә яшәүче халык бүгенге көндә аларны шул буш бункерларга ташлап калдырырга өйрәнде. Хәзер без мондый нәтиҗәләрнең аянычлы булуын күрәбез», - дип аңлатты «ПЖКХ» идарә компаниясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Анастасия Хан.

Хан сүзләренчә, төзелеш калдыкларын лицензиясе булган компанияләр (РСО-инвест, Жилсервис һ.б.) белән килешү нигезендә ташлатырга була. Мондый төр хезмәтнең 8 кублы контейнер өчен уртача бәясе 10 мең сум тирәсе, диде ул.

Шәхси секторда агач яфракларыннан һәм чыра, йомычкалардан черемә өеме ясарга, ботакларны махсус җайланма белән вакларга яки йорт тирәсендә рөхсәт ителгән куркынычсыз аралыкта ябык савытка салып яндырырга киңәш ителә. Күпфатирлы йортлар территориясендә чабылган яшел үлән һәм киселгән куак калдыкларын үтильләштерү мондый төр эшне башкара торган оешмага (идарәче компания, подрядчы) йөкләнә. Ул төбәк операторына яки теләсә кайсы башка лицензиясе булган компаниягә бункер китертү хезмәтенә заказ бирә. Бу очракта төбәк операторында 10 кублы бункер бәясе 11 410 сумны тәшкил итәчәк.

Әйләнә-тирә мохит өчен бик зарарлы булганлыктан, гадәти контейнерларга покрышкалар ташлап калдыру рөхсәт ителми. Иске шиналарны Васильченко урамы, 6 йорт һәм Родина урамы, 45 йорт адресы буенча төбәк операторының махсуслаштырылган «Җыю нокталары»на тапшырырга мөмкин. Алар көн саен сәгать 07:00 дән 19:00 га кадәр эшли. Моннан тыш, автомобиль шиналарын Татнефть оешмасының кайбер ягулык станцияләрендә бушлай яки шиномонтаж хезмәте күрсәтә торган нокталарда түләүле нигездә кабул итәләр.

Батарея һәм терекөмешле термометрларны төбәк операторы Васильченко урамы, 6 йорт адресы буенча гына кабул итә. Куркыныч калдыкларны (люминесцент һәм яктырткыч диодлы лампаларны, терекөмешле градусникларны, батареяларны) түбәндәге адреслар буенча урнашкан кызгылт-сары контейнерларга ташларга мөмкин: Калинин урамы, 2а, 1 корпус; Беломорск урамы, 69г; Осиново тыкрыгы, 8 (Залесный); Идел буе урамы, 97а (Красная горка); Химиклар урамы, 11; Яңа Дәүләки урамы, 4А (Мирный); Калинин урамы, 60а (Отары); Н.Ершов урамы, 57а; Интернациональная урамы, 24а (Константиновка); Локаторная урамы, 25б (Нагорный); Нардуган урамы, 45 (Вознесение).

Хәзерге вакытта Казанда торак фондындагы (күпфатирлы йортлар һәм шәхси торак төзелеше нәлешендә) калдыкларны төбәк операторы 3531 контейнер мәйданчыгыннан җыя. Мондый мәйданчыкларда каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 15012 савыт урнаштырылган. 1136 контейнер 2025 елда, 1224 контейнер 2024 елда куелган. 2026 елда «ПЖКХ» идарә компаниясе шәһәрдә тагын 1400 яңа контейнер (1000 евроконтейнер һәм 400 сары челтәр) урнаштырырга ниятли.

Калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен 1978 контейнер мәйданчыгында 2310 сары контейнер-челтәр урнаштырылган. Шул исәптән 245 мәйданчыкта ике һәм аннан да күбрәк челтәр куелган.

2023-2025 елларда төбәк операторы тарафыннан 1482 челтәр урнаштырылган һәм алмаштырылган. Эшне 100% ка җиткерү өчен калдыкларны төрләргә бүлеп җыю юнәлешендә 1464 контейнер урнаштырылуы мөһим.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә аерым төрләргә бүленгән калдыкларны җыю күләме арта бара: 2023 елда сары челтәрләрдән 55 040 м3 калдык җыеп алынган булса, 2025 елның беренче яртыеллыгында әлеге күрсәткеч 43 943 м3 тәшкил итә.

Моннан тыш, калдыкларны җентекләп сортларга аеру буенча шәһәрдә ике җыю ноктасы эшли. Родина урамындагы пунктка 2025 елның апреленнән 9 меңнән артык кеше 65 тонна тирәсе икенчел чимал тапшырган, ә 2023 елның көзеннән эшли торган Васильченко урамындагы пунктка 15,5 мең кеше 107,3 тонна калдык калдырган.

Барлык пресс-релизлар