Җәйге ял программасы белән 34 меңнән артык Казан баласы җәлеп ителгән
Быел җәйге ял программасы 34 меңнән артык Казан баласын үз эченә алган. Бу үткән ел белән чагыштырганда 4 775 балага күбрәк. Казан балалары өчен 170 мәктәп яны хезмәт һәм ял лагере, 27 шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагере һәм «Җиһан балалары» палаткалы лагере эшләгән. Ял программасын гамәлгә ашыруга гомуми күләмдә 622,9 млн сум финанслау каралган.
Шәһәр яны лагерьларында сәламәтләндерү кампаниясен мең ярымнан артык хезмәткәр — 934 әйдәман һәм педагог, 114 медицина хезмәткәре, 523 азык-төлек бүлеге хезмәткәре тәэмин иткән. «Ял» үзәге лагерьларында 15-17 яшьлек 55 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Алар башта әйдәманнар ярдәмчеләре мәктәбендә укыдылар. Узган елдан лагерьларда эшләү өчен әйдәманнарны әзерләү Татарстан Республикасы студентларының хезмәт отрядлары белән берлектә «Вожатский огонь!» әйдәманнар мәктәбендә алып барыла.
2025 елдан инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен федераль таләпләр буенча балалар лагерьларында махсус урыннар бүлеп бирелә. Шуның белән бергә, «Ял» үзәге Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча 2021 елдан бирле «Восток», «Заречье» һәм «Юнитур» лагерьлары базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сменалар оештыра. Быелгы җәйдә лагерьларда инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 170 бала ял иткән. Июль аенда «Восток» лагеренда «Игелекле Казан» АКБО белән берлектә инвалид балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен смена оештырылды.
Гадәттәгечә авыр тормыш хәлендә, социаль куркыныч хәлдә калган, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарында һәм учреждениеләрендә исәптә торучы гаиләләрдәге балалар өчен сменалар үткәрелде. Ел башыннан лагерьларда әлеге категориядәге 869 бала ял итте. Көзге каникулларда тагын 254 бала ял итәчәк.
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.