В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта шәһәрнең башка районнарында мондый мәйданчыклар булдыру мөмкинлеге карала
Татарстан башкаласында этләрне гигиена таләпләренә туры китереп йөртү өчен беренче заманча киңлек барлыкка килде – Фатыйх Әмирхан урамындагы 33, 41, 43, 45 һәм 47 нче йортлар ишегалдында махсус мәйданчык ачылды. Киртәләнгән мәйданчык йорт хайваннарының кыска вакытлы ялы, көчекләр һәм олырак этләр белән уеннар өчен каралган. Мәйданчыкны биредә яшәүче халык соравы буенча ясаганнар. Әлеге киңлекне булдыру «Безнең ишегалды» программасының бер өлеше булып тора.
Проект «Дог-френдли Татарстан» хәрәкәте, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе, шулай ук «Савиново» идарә компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырылган. Хәзерге вакытта шәһәрнең башка районнарында мондый мәйданчыклар булдыру мөмкинлеге карала.
Әмирхан урамындагы махсус мәйданчык койма белән әйләндереп алынган, биредә эскәмияләр һәм кояштан саклый торган япма урнаштырылган. Шулай ук монда шәхси әйберләр өчен элгечләр һәм гигиена пакетлары диспенсеры куелган. Әлеге киңлеккә әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген тәэмин итү, уңайлылык булдыру һәм чисталыкны тәртиптә тоту максаты куелганлыктан, биредә этләрне күнектерү өчен тренажерлар урнаштырылмаган.
Пандемиядән соң, шәһәр халкының күбесе эт асрый башлагач, ишегалдында этләрне йөртү өчен урын җитми башлый. Йорт хайваннары саны артканнан-арта, ә йөртү мәйданчыклары җитәрлек булмый. Күршеләр арасында этләрне йорт тирәсендә йөртү мәсьәләсе буенча бәхәсләр килеп чыга.
«Без күптәннән мондый мәйданчык булдыру теләге белән янып яши идек. Чыннан да, этләрне йөртергә, аларны бәйдән ычкындырып җибәрергә махсус урыннар юк бит. Элек монда ташландык хәлдәге зур гына балалар мәйданчыгы иде. Без хайваннарны шунда алып чыктык. Ләкин күршеләрнең күбесе бу хәлгә риза булмады: бәхәсләр чыкты, этләр урыны түгел ул, диделәр. Ә бит йорт хайваннарына шулай ук ирек кирәк, алар да гел бәйдә генә тора алмый», - дип фикерләре белән уртаклашты 41 нче йортта яшәүче Татьяна Кабакова.
Яңа киңлек хайваннарны йөртү өчен каралган гадәти шәһәр мәйданчыкларыннан нәкъ менә ишегалды эчендә һәм кыска вакытлы ял өчен каралган булуы белән аерыла. Әгәр парклардагы зур мәйданчыклар хайваннарның актив уеннары өчен исәпләнгән булса, эт хуҗалары исә ишегалдына көчекләр, картайган һәм авыру хайваннар белән күп дигәндә 5-10 минутка чыга.
«Гигиена таләпләренә туры китереп йөртү урыны – ул ишегалды эчендәге «легаль» киңлек. Бу эт асраучы кешеләрне чәчәк түтәлләре, ишегалдындагы балалар һәм спорт мәйданчыклары тирәсеннән читкәрәк алып китү һәм күршеләргә уңайлы мохит булдыру мөмкинлеге»,- дип аңлатты «Дог-френдли Татарстан» проекты кураторы Дарья Раек.
Ишегалдында мәгълүмат стендларына аерым игътибар бирелгән. Мәйданның тышкы ягында этсез яшәүчеләр өчен кагыйдәләр күрсәтелгән булса, эчке якта йорт хайваннары хуҗаларына тәртип турында искәртә торган мәгълүмат урнаштырылган.
«Ишегалдында йорт хайваннары белән йөрү өчен урын бүлеп биреп, без хуҗаларны этләренең бәдрәфкә кая баруына игътибар итәргә өйрәтәбез. Шартлар булдырып, кагыйдәләр турында катгыйрак сөйли алачакбыз. Үзләренең йорт хайваннары артыннан җыештыру гадәтенә өйрәнмәгән хуҗалар, бераздан, даими территорияләре турында кайгыртып, әкренләп аңа күнегә башлый. Эт үрчетүчеләрдән чисталык мәсьәләсендә мондый төр кисәтүләр ишетү бик үк күңелле эш түгел бит. Башта кешеләр этләрне йөртү мәйданчыгында үз хайваннары артыннан җыештырырга өйрәнә, аннары әлеге күнегелгән гадәт башка урыннарда да кабатлана башлый. Бу инде этләрне карап тоту һәм йөртү культурасын үстерү алымы», - дип фикерләре белән уртаклашты Дарья Раек.
Күрше электр будкасы диварына ясалган мурал хайваннарга сакчыл караш турында искә төшерә. Комикс форматындагы муралда хайваннарны йөртү һәм алар белән аңлашуның төп кагыйдәләре: этләрне бер-берсе белән дөрес итеп таныштыру, аларның үз-үзләрен тотышын аңлау һәм ишегалды чисталыгы турындагы мәгълүмат белән танышырга була. Хайван сурәтләре төшерелгән декоратив элементлар подъездлар янындагы йортларда да барлыкка килгән.
Проект җитәкчеләре әлеге киңлекне, этләрне йөртү зонасы булу белән бергә, халыкның очрашу, аралашу мәйданчыгы булыр дип тә ышана. Проект кысаларында биредә агарту чаралары – халык белән очрашулар үткәрү һәм хайваннарны карап тоту культурасы буенча лекцияләр уздыру күздә тотыла.
«2022 елдан бирле без мәктәпләрдә ачык дәресләр үткәрәбез, балаларны этләрнең холкын аңларга һәм этләр белән очрашкач, үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтәбез. Әлеге кече станцияне күргәч, дәресләребезнең бер өлешен ишегалдында үткәрергә булдык. Балалар өчен төрле эчтәлектәге дәресләр оештырырга телибез. Аларга этләр белән бәйле һөнәрләр һәм йорт хайваны асраган очракта җаваплы хуҗа булырга кирәклеге турында сөйләргә ниятлибез. Мондый очрашуларга кинологлар, күрше йортлардагы тәҗрибәле эт хуҗалары да кушылыр дип өметләнәбез, - дип сөйләделәр проект вәкилләре», - дип планнары белән уртаклашты проект кураторы.
Дарья Раек билгеләп үткәнчә, шәһәрнең Архитектура идарәсе Казанның үсеш институты белән бергә эт хуҗалары өчен инфраструктура өлешендә проектлау нормативларына өстәмәләр эшли.
«Без тиздән мондый киңлекләр яңа торак комплекслар төзегәндә мәҗбүри элемент булыр өметләнәбез. Һәм башка ишегалларында мондый киңлекләр булдыру хыялы белән яшибез. Гамәлдәге программалар нигезендә башка районнарга һәм идарәче компанияләргә дә әлеге проектны гамәлгә ашыру кирәклеге турында аңлатачакбыз», – дип ассызыклады «Дог-френдли Татарстан» проекты кураторы.
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалдында әлеге заманча мәйданчык ачылу белән бергә, балалар һәм спорт зоналары, теннис өстәлләре, яңа эскәмияләр һәм урналар барлыкка килгән. Биредә шулай ук асфальт өслеге яңартылган.
Татарстан Республикасы башкаласында «Безнең ишегалды» программасы 100 процентка үтәлгән. Бу елны шәһәрдә 464 йортның ишегалды төзекләндерелгән. Әлеге территорияләрдә балалар һәм спорт мәйданчыклары, махсус уку урыннары барлыкка килгән, эко-граффити ясалган, төрле кече архитектура формалары урнаштырылган. Шулай ук ишегалларында инженерлык челтәрләрен яңартканнар.