В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурста бер һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм иҗтимагый-файдалы хезмәт яки иҗади эшчәнлектә актив катнашучы гаиләләр катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Татарстан башкаласында «Казан-бәхетле гаиләләр шәһәре» конкурсы старт ала. Гаризалар 1-нче июльгә кадәр кабул ителә.
Конкурста бер һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм иҗтимагый-файдалы хезмәт яки иҗади эшчәнлектә актив катнашучы, шулай ук физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирүче гаиләләр катнаша ала.
Катнашучы булу өчен 2375992@bk.ru электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк . Катнашучылар «Спорт гаиләсе», «Интеллектуаль гаилә» һәм «Иҗади гаилә» номинацияләрендә ярышачаклар.
«Интеллектуаль гаилә» номинациясендә катнашучылар үзләрен 6-нчы июльдә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенында күрсәтәчәкләр. Алар дөнья халыкларының гаилә традицияләре, Казан, Татарстан һәм Россиянең тарихи династияләре турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр. 7-нче июль көнне «Спорт гаиләсе» номинациясендә катнашучылар өчен «Күңелле стартлар» узачак. «Иҗади гаилә» 8-нче июльдә иҗади визитканы тәкъдим итү юлы белән сайланачак.
Финал, җиңүчеләрне бүләкләү һәм бәйрәм концерты 8-нче июльдә «Казан» гаилә үзәгендә узачак, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.