В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге куркыныч хәл торак биналарны җылыту өчен газ плитәләрен һәм духовка мичләрен кулланудан килеп чыккан
2025 елның көз башыннан Казанда күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында сөрем газы белән агулануның берьюлы өч очрагы теркәлгән. Әлеге куркыныч хәл торак биналарны җылыту өчен газ плитәләрен һәм духовка мичләрен кулланудан килеп чыккан.
Торакларны җылыту өчен газ җайланмаларын куллану бик аянычлы хәлләргә китерергә мөмкин. Бина эчендә газ җиһазларыннан файдалану таләпләре үтәлмәгән очракта, бүлмәдә кислород кими, агулы сөрем газы арта бара. Кеше газ исен тиз генә сизмәгәнлектән, мондый алымнар үлем кебек аянычлы очраклар белән тәмамланырга мөмкин.
Белгечләр газ плитәләрен һәм духовка мичләрен ризык әзерләү өчен генә кулланырга киңәш итә. Фатирларны җылыту өчен махсус көнкүреш җылыткыч җиһазларны куллану яки үзәк җылыту системасына таяну яхшы дип саный алар.
Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты мәгълүматлары буенча, ел башыннан республика башкаласында 19 кеше сөрем газы белән агуланган, шуларның өчесе – балалар.
Сөрем газы белән агулануда шик туса, кичекмәстән, 103 яки 112 номерлары буенча ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар килгәнче бүлмәне җилләтү яки зыян күрүчеләрне урамга алып чыгу зарур.
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты шәһәр халкына иминлек чараларын үтәргә һәм торакны җылыту мәсьәләсендә куркыныч алымнарны кулланмаска киңәш итә.