В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш газ үткәрә торган җайланманы кисеп, аңа яңасын өстәп, эретеп ябыштыру эшләре белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Шулай итеп, газ 19 май көнне 9:00 сәгатьтән 21 майда 17:00 сәгатькә кадәр туктатылып тора, дип хәбәр итә «Газпром трансгаз Казан».
Торак комплекста яшәүчеләрне газ сүндерелгән вакытта газ җайланмаларыннан файдалану тыела, дип кисәтәләр. Газ плитәсенең үзендәге, аның алдагы ягындагы газ кабызу өчен кирәкле краннарын эшләми торган якка борып куярга кирәк. Шулай ук башкала халкыннан «Приволжскгаз» хезмәткәрләренә газны кабат җибәрү өчен фатирларга керү мөмкинлеген тәэмин итүләре сорала.
Торак бүлмәләрдә газ исе чыккан очракта, кичекмәстән +7 (843) 221-83-53 телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк.