Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2025, 12:00

Казанда яшьләрнең «Батырлык» иҗади проектлар күргәзмәсе ачыла

Экспозициядә яшь рәссамнарның 150 гә якын эше тәкъдим ителәчәк

Бүген, 24 октябрьдә «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгендә, республика яшьләренең иҗади проектларына йомгак ясалып, «Батырлык» күргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь рәссамнарның 150 ләп эше тәкъдим ителәчәк.

Эшләр «Рәсем сәнгате», «Графика», «Сынлы сәнгать» һәм «Декоратив-гамәли сәнгать» номинацияләре буенча башкарылган. Иҗади эшләрнең авторлары – Казанның һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә урнашкан сәнгать мәктәпләре укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Күргәзмә 2025 ел башында старт алган шул ук исемдәге проектның нәтиҗәсе булып тора. Берничә ай дәвамында яшьләр пленэрларда һәм остаханәләр эшендә катнашкан, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында фронт файдасына эшләгән Татарстан шәһәрләренең хәрби җитештерү оешмалары турында тикшеренү эшләре уздырган. Моннан тыш, «Батырлык» проектының 6 катнашучысы үз эшләрен Брест ныгытмасының Оборона музеенда «Славянча әйлән-бәйлән» күргәзмәсендә тәкъдим иткән.

Проект Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла.

Иҗади чара бушлай оештырыла һәм 16:00 сәгатьтә башлана. Кунакларны Һади Такташ урамы, 124 йорт, 3 корпус адресы буенча көтәләр.

Барлык яңалыклар