В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә проект коррупциягә каршы экспертиза уза
Сәүдәгәр Юнысовлар һәм Үтәмешевларның Казандагы сәүдә кибетләре Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертеләчәк. Комплекс төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас статусын алачак.
Бина XIX гасырның икенче яртысында төзелгән һәм шәһәрнең тарихи үзәге булган Мәскәү урамында 57/13 йорт адресы буенча урнашкан. Тарихи корылманың эчке ягындагы таш диварлары шул заманнардан сакланып калган, түбәсе дә үзгәрешсез кала бирә. Бинаның алгы ягында сылап эшләнгән кабарынкы бизәкләрне, кәрнизләрне, тәрәзә йөзлекләрен һәм таштан ясалган өемне хәтерләтә торган ясалма җөйләрне күрергә була.
Хәзерге вакытта проект коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итте республиканың мәдәни мирас объектларын саклау комитеты.