В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар метро хезмәткәрләренә ешрак югалган әйберләрне кире кайтарганнары өчен рәхмәт белдерә
Бу елгы өч кварталда Казан метрополитены хәзмәткәрләренә пассажирлардан 1324 тән артык рәхмәт сүзләре килеп ирешкән. Рәхмәт сүзләренең күбесе – югалган һәм юлга төшеп калган әйберләрне кире кайтару өчен җиткерелгән ихлас теләкләр.
Ел башыннан метро хезмәткәрләре юлда сәламәтлекләре начарайган 78 пассажирга ярдәм күрсәткән һәм алар өчен «Ашыгыч ярдәм» бригадасын чакырткан.
Шул вакыт эчендә метрода онытып калдырылган 7 йорт хайваны хуҗаларына кире кайтарылган.
Аз хәрәкәтләнүче 1278 гражданга метрополитен станцияләре буйлап йөрүдә ярдәм күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, теләсә нинди кыен хәлләр килеп чыккан очракта, гражданнар метро хезмәткәренә мөрәҗәгать итә яки платформаларга урнаштырылган хезмәткәрне чакыру төймәсенә баса ала.
Югалган әйбер турында 8(843)533-70-61 телефон номеры аша кайнар линия хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.