В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә көндез, 10 августта, шәһәргә җылы әйләнеп кайтачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август). Ике көн дәвам иткән салкыннардан соң Казанга җәйге һава әйләнеп кайта. Иртәгә көндез, 10 августта, +22-24 градус көтелә. Ә бүген төнлә һава температурасы +9-11 градус, түбән районнарда +7-9 градуска кадәр төшәчәк. Явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Татарстан буенча 10 августта коры булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре кисәтүенчә, төнлә +6-11 градус һәм көндез +19-24 градус булачак.
Фаразлар буенча, Татарстанда ял көннәрендә эссе булачак. 11 августка каршы төндә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр артачак. Төнлә һава температурасы +13-18 градус, көндез +25-30 градус булачак. 12 августта, якшәмбе, төнлә +13-18 градус, көндез +24-29 градус булачак.