В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар Горки-Әмәт урманын тәртипкә китерәчәк
18 октябрь көнне Казанның Горки-Әмәт урманында экологиягә кагылышлы «Урманда тәртип мәсьәләсе» акциясе үткәрелә. Өмәдә катнашучылар парк территориясен тәртипкә китерәчәк, ауган агачлар ландшафт дизайны үрнәкләренә әйләнәчәк һәм алар сукмаклар өчен табигый «бордюр» буларак кулланылачак.
Бу көнне чарада катнашучыларга ауган агачның экосистемадагы роле һәм аны табигатькә зыян китерми куллану мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.
Эшләр тәмамланганнан соң өмәдә катнашучыларның барысын да кайнар чәй белән сыйлаячаклар, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте.
Оештыручылар урман сөючеләргә җылы кием һәм уңайлы аяк киеме кияргә киңәш итә. Урманны җыештыру өчен кирәкле җайланмалар биреләчәк.
Очрашу урыны – спорт базасы янында.
Өмә 10:00 сәгатьтә башлана.