В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биш көнлек чара Спорт сараенда уза – стендны броньлау өчен алдан теркәлергә кирәк
22-26 октябрь көннәрендә башкаланың «Спорт сарае»нда «Муллык» халык куллану товарлары күргәзмә-ярминкәсе уздырыла. Казан халкы фестивальдә җирле җитештерүчеләр әзерләгән продукцияне арзан бәядән сатып ала алачак. Мәйданчыкта азык-төлек, кием-салым һәм аяк киемнәрен, текстиль товарларны, халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләрен тәкъдим итә торган сәүдә нокталары эшләячәк.
Шәһәр халкын һәм башкала кунакларын 22-25 октябрьдә сәүдә фестивалендә сәгать 10:00 дән 20:00 гә кадәр көтәләр. 26 октябрь көнне ярминкә сәгать 10:00 дән 15:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Стендны чараның сайтында броньларга була.
Сәүдә фестивале Мәскәү урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан Спорт сарае фойесында оештырыла.
Әлеге фестиваль, үз чиратында, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, шулай ук халыкның сыйфатлы товарлардан файдалана алуын арттыру мөмкинлеге булып тора.
Сәүдә фестивале Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге ярдәме белән уздырыла.