В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2022 нче елда кертелгән чикләүләрдән соң спортчының Европа ярышларында беренче тапкыр катнашуы
Казан спортчысы Юлия Сохацкая җиңел атлетика буенча Сербия чемпионатында алтын медаль яулады. «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсе шәкерте хатын-кызлар арасындагы ярышта 5731 балл җыйды.
2022 нче елда кертелгән санкцияләрдән соң Россиянең җиңел атлетика осталары Европа ярышларында катнаша алмады. Сербиядәге әлеге чемпионат безнең спортчылар өчен бу хәлләрдән соң Европа дәрәҗәсендәге беренче ярыш булып санала. Россия җыелма командасына керүче Полина Храмцова (4815 балл), Матвей Меланченко (6048 балл) һәм Олеся Барышева (5213 балл) ярышта шулай ук җиңү яулады.
Чемпионатка спортчы кызны тренер Наталь Латыйпова әзерләде, дип хәбәр итә шәһәрнең Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Алда хәбәр ителгәнчә, якшәмбе көнне, ягъни 21 нче сентябрьдә, Аккош күлендә Татарстан Республикасының триатлон федерациясе кубогына дуатлон ярышлары уза. Ярышлар йөгерү һәм велоузыш төрләре буенча оештырыла.