Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2025, 14:04

Илсур Метшин: «4,5 мең казанлы туристларга 11 мең фатир тапшыра»

Узган ел белән чагыштырганда Казанда кунакханәләрнең һәм башка урнаштыру чараларының уртача йөкләнеше кимегән

Агымдагы елның сигез аенда Казанга 3,3 млн турист килгән, бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6% ка күбрәк. Килүчеләрнең чыгымнар күләме 29,1 млрд сум тәшкил иткән, бер тәүлек эчендә бер кунак 3,27 мең сум тирәсе сарыф иткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.

Туристлар чыгымнарының чирегеннән артыгы рестораннарга, кафе һәм барларга туры килә, аларда уртача чек 1,2 мең сум тәшкил иткән. Шәһәр туристларының 80% ка якыны җәмәгать туклануы объектларына йөри. Калган категорияләр арасында Дарья Санникова азык-төлек кибетләрен, хезмәт күрсәтүләрне, күңел ачуларны һәм урнаштыру чараларын аерып күрсәтте.

«10 елдан артык эчке тризм үсеше буенча алга барабыз. Бик яхшы саннар, туристларның чыгымнар күләме 22% ка якын арткан. Без 29 млрд сумны узып киттек, алар шәһәр икътисадында һәм безнең урта һәм кече бизнесның керем өлешендә сигез ай эчендә урын алды. Бу безнең кунакханә хуҗалары, рестораннар, җәмәгать туклануы, хезмәт күрсәтү өлкәсе, туристлык агентлыклары, такси һәм казанлыларның өстәмә эш хакы», – дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.

Керү агымының 73% тан артыгы туристларга туры килә (шәһәргә төн куну белән бару), ә калганнары экскурсиягә килүчеләргә туры килә (шәһәргә төн кунмыйча кыска вакытлы бару). Туристларны 8412 номерга 236 сертификацияләнгән урнаштыру чарасы һәм 3 меңгә якын җәмәгать туклануы предприятиесе кабул иткән. Кунакханәләрнең һәм башка урнаштыру чараларының уртача йөкләнеше 57% тәшкил иткән (узган ел – 62%) . Кимү фатирлар арендалауның артуы белән бәйле.

«Минем моңарчы бер тапкыр да бу санны атаганым булмады: 4,5 мең милекче 11 мең фатирны тапшыра. Без аларны «Авито»да күрәбез, һәрхәлдә, салым салмыйбыз. Һәм алар өчен шатланабыз, алга таба да безнең эшмәкәрләрнең эше үссен. Бу бик зур акча агымы, һәм без алар өчен шат. Халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт иткән һәрнәрсә безне һәрвакыт сөендерә, без дә моның өчен бик зур тырышлык куйдык. Без бу кертемнәрне шәһәргә җәлеп итү буенча даими эш башкардык һәм туристлык мөмкинлекләрен шәһәр икътисадының төп тармакларының берсенә әверелсен өчен бик күп эшләдек», – дип белдерде Илсур Метшин.

Туристларның 75% ка якыны – Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр. Казанга Үзәк федераль округтан, Уралдан, Түбән Новгород һәм Киров өлкәләреннән кунаклар ешрак килә. Татарстан башкаласы шулай ук 30 мең чит ил туристын кабул итте – күбесенчә Кытай, Төркия, Беларусь, Казахстан һәм Малайзиядән.

2025 елның беренче 8 аенда Казан Кремлендә 3,4 млн кеше, аквапаркта 435,3 мең кеше, «Пляж» термаль комплексында ярты ел эшләү дәверендә 150 меңнән артык кеше булган. Яңартылган Мәскәү базарында майдан августка кадәр 770 мең кеше булган.

Казанга сәфәрнең уртача озынлыгы өч көн тәшкил итә. Казанга кире сәфәр белән әйләнеп кайту – 10,3%. «Казан» халыкара аэропорты хезмәтләреннән 3 млн 549 мең пассажир файдаланган. Бүгенге көндә Казан аэропортында 49 эчке һәм 31 халыкара рейс башкарыла. Безнең шәһәргә автомобильдә килүче туристлар саны 4% ка арткан.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 06.10.2025
Видеорепортаж
06.10.2025 12:08
8 ай эчендә Казанда 3,3 миллион турист булып киткән
Барлык яңалыклар