Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Террорчылыкка каршы тору


  • Террорчылык актын башкару мөмкинлеге турында мәгълүмат булган очракта, халыкка хәтер

Татарстан Республикасында террорчылык күренешләрен кылуга юл куймау максатларында, барлык шәһәр халкының иминлеге мәнфәгатьләрендә Казанга килгән 20 яшьтән 40 яшькә кадәрге затларга игътибар итүегезне сорыйбыз: 
- кыска вакыт аралыгында фатирлар яки биналарны арендага алырга омтылучылар;
- сәүдә, мәдәният, транспорт, сәнәгать объектлары эшенә кызыксыну белдерүчеләр;
- шартлаткыч матдәләр әзерләү максатларында файдаланылырга мөмкин булган химик реактивлар, селитрлар, алюминий пудра, ацетон һ. б. сатып алуга омтылыш ясаучылар.

Шулай ук түбәндәгеләргә игътибар итәргә:
- транспорт тукталышларында, сәүдә, ял объектларында һәм кешеләр күпләп йөри торган башка урыннарда, шулай ук йортларның подъездларында, подвалларда, каралты бүлмәләрендә һәм йорт яны территорияләрендә шикле предметлар (хуҗасыз сумкалар, пакетлар һ.б.) булу;
- аерым алынган фатирда кешеләр төркеменең даими җыемнары;
- шикле буш автомобильләр, торак биналар янында озак вакытлар торучылар, кешеләр күпләп җыела торган урыннар.

Шартлату җайланмасы булырга мөмкин шикле предметны ачыклаганда түбәндәгечә эшләргә кирәк:
табылган әйберне ачмагыз, хәрәкәтләмәгез, ачмагыз;
- Предметны табу вакытын теркәгез;
Кешеләр табылдыктан мөмкин кадәр ераграк китсеннәр өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышыгыз;
- Махсус хезмәтләр хезмәткәрләре килүен һичшиксез көтегез (сез бик мөһим шаһит булуыгызны исегездә тотыгыз).

Шартлау җайланмалары булырга мөмкин булган табылдыклар яки шикле предметлар белән мөстәкыйль рәвештә бернинди гамәлләр кылмагыз - бу аларның шартлавына, күпсанлы корбаннарына һәм җимерелүләренә китерергә мөмкин.
ТР хокук саклау структуралары гамәлләрендә диверсия-террорчылык акцияләрен әзерләү һәм башкару билгеләре чагыла торган теләсә нинди шикле затларга карата мәгълүмат тапшыру турында үтенеч белән Сезгә мөрәҗәгать итә түбәндәге телефоннар буенча:


ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур хезмәте телефоны: 291-35-28
Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе дежур хезмәте телефоны: 231-45-55


Шулай ук Татарстан Республикасы полициясенең теләсә кайсы бүлегенә «02» телефоны номеры буенча, «020» телефоны белән, «112» коткару хезмәтенең бердәм номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

  •    Шикле предметлар булганда кая шалтыратырга