Казанның «Елмай» балалар паркында 15 сентябрьдә «Шарм» сәнгать үзәге концерты була. Шәһәр халкын һәм кунакларны яшь артистларның җыр һәм бию номерлары көтә.
Тамашадан теләгән һәркем ләззәт алачак. Шәһәрлеләрне 16:00 сәгатьтә балалар паркы сәхнәсе янында көтәчәкләр. Чара 18:00 гә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, Казансу яр буендагы «Елмай» паркы Шәһәр һәм Республика көнендә
ачылды. Әлеге киңлек алыштыргысыз балалар мәйданчыгыннан, күшәкләрдән, күзәтү һәм вакыйгалар зонасы булган яшел лабиринттан тора. Ул Фукс бакчасы белән баскыч аша тоташтырылган, аны да 30 нчы августка яңартканнар.