Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2022, 13:50

Казанда самбо буенча иң көчле көрәшчене билгеләячәкләр

Ярышлар 26-28 нче августта узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче август). 26-28 нче августта «Ак Барс» көрәш сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «спорт самбосы» дисциплинасы буенча иң көчле спортчылар спартакиадасы ярышлары узачак.

Бу елгы Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча һәр авырлык категориясендә самбоның иң көчле 8 көрәшчесе спартакиадада катнашу өчен чакырылган. Аларда Россиянең 33 төбәгеннән 120 спортчы катнашачак. Ир-атлар арасында ярышлар – 8, хатын-кызлар арасында 7 авырлык категориясендә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Ярышларның финал блокларын 27 нче һәм 28 нче августта туры эфирда «Матч ТВ» телеканалы күрсәтәчәк.

Белешмә

Самбо – Россиянең милли спорт төре. Совет елларында Анатолий Харлампиев, Василий Ощепков һәм Виктор Спиридонов тарафыннан эшләнелә. Самбоның рәсми барлыкка килү датасы – 1938 елның 16 нчы ноябре. 2023 елда бу спорт төренә 85 ел тула. Россиядә самбо белән 400 меңнән артык кеше һәм бөтен дөнья буенча 2 миллионнан артык кеше шөгыльләнә. 2021 елның 20 нче июлендә Халыкара Олимпия комитеты самбога олимпия спорт төре даими статусын бирде.

Барлык вакыйгалар