В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Флешмоб бушлай оештырыла
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 6 майда, «Елмай» балалар паркында «Җиңүнең зәңгәр яулыгы» дип аталган патриотик чара үткәрелә. Программага күз салсак, биредә хор чыгышы һәм флешмоб көтелә.
Парк кунаклары өчен Казан дәүләт мәдәният институтының атказанган сәнгать эшлеклесе Эмиль Мостафаев җитәкчелегендәге концерт хоры чыгыш ясаячак. Сугыш елларына багышланган, күңелләрдә тирән хисләр уята торган җырларның берсе – «Зәңгәр яулык» көенә яшьләрнең парлы бию башкаруы чараның төп вакыйгасы булачак. Биюдә шәһәрнең мәктәп укучылары һәм көллият студентлары катнаша, дип хәбәр итә «Елмай» паркы матбугат хезмәте.
Патриотик чара 12:00 сәгатьтә башлана һәм бушлай үткәрелә, теләге булган һәр кешене «Җиңүнең зәңгәр яулыгы» чарасында көтәләр.
Акцияне «Рус җире» фонды оештыра.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган күркәм кичәгә рәхим итегез!