«Казан» Гаилә үзәгендә 3 августта «Мин һаваны сайлыйм!» авиация бәйрәме узачак. Махсус кунак — Dabro төркеме.
Шәһәр халкы һәм кунаклары «Профориентация аллеясы»ннан узачак, анда Казан вертолет заводы, Казан авиазаводы, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Казан «Электроприбор» заводы, Казан оптика-механика заводы һәм башкалар катнашачак.
Килүчеләр шулай ук Татарстан артистлары чыгышларыннан ләззәт алачак.
«Чара халык арасында авиациягә кызыксыну уятырга, яшьләрне авиатармакка җәлеп итүгә, инженер-техник белгечлекләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән», — дип хәбәр итә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.
Вакыйга 17.00 сәгатьтә башлана. Анда теләгән һәркем килә ала.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм уңаеннан кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте
чикләнәчәк. Шулай ук «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына керү дә ябык булачак.