В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашаны карау өчен алдан теркәлү мөһим
Фото "Э-моция" иҗади инклюзия студиясеннән алынды
«НормальНо» спектакленең режиссеры – Неля Суркина. Тамаша барышында актерлар бер-берсе һәм зал белән элемтәгә кереп, «Әйләнә-тирәдәгеләр барысы да тәртиптә, дип уйлаган мизгелләрдә, эчке дөньяңда нинди көрәш бара?», «Көч табарга, алга барырга нәрсә ярдәм итә?», «Кайчан ярдәм сорарга кирәк?» сорауларына җавап бирәчәк.
Спектакльдә катнашучылар, тамашачыга, профессиональ булмаган, ә бәлки сәламәтлеге чикле актер сәхнәдә үзен һәм үз тәҗрибәсен тәкъдим итә дигән фикерне җиткерәчәк. Спектакль тамашачылары, актерлар белән аралашып яки сәхнәдән сөйләп, спектакль тудыруда турыдан-туры катнашучы булачак, дип хәбәр итә «Э-моция» иҗат студиясенең матбугат хезмәте.
Спектакль 19:00 сәгатьтә башлана. Тамашаны карау өчен алдан теркәлергә кирәк.
«НормальНо» спектакле – IV Бөтенроссия «Театр – тигез мөмкинлекләр территориясе» ачык парафестиваленең «Иң яхшы интерактив спектакль» номинациясе лауреаты. Моннан тыш, «Э-моция» студиясе Халыкара инклюзия тәҗрибәләр фестиваленең «Иң яхшы иҗади инклюзия коллективы» номинациясе, «Казанның кече театрлары» телевизион бәйгесе, «Россия иреклесе – 2019» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе.