Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.01.2020, 09:34

Квестлар, экскурсияләр, күргәзмәләр һәм лекцияләр: КФУда Фән көнен билгеләп үтәчәкләр

Теләгән кешеләр үз белемнәрен тикшерә һәм 30 минутлык тест яза ала.


(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). 8-нче февральдә КФУ дөньяда иң масштаблы «Ачык лаборатория» акциясенә кушылачак. Акция 30 минутлык тест форматында узачак. Шулай ук Россия фәне көненә багышланган чаралар программасында - квестлар, экскурсияләр, күргәзмәләр һәм лекцияләр.

7 яшьтән узган балалар да, өлкәнрәкләр дә үз белемнәрен тикшерә ала. Алып баручылар - КФУның Физика институты һәм Фундаменталь медицина һәм биология институты хезмәткәрләре.

КФУда Фән көнендә университет укытучылары һәм чакырылган спикерлар фәнни-популяр лекцияләр укыячак: «Полиэтиленны кем ашаган?», «Фантастик мәхлуклар һәм алар кайда яши: паразитлар», «Лазер уйлап табуга 60 ел» күргәзмәләре.

Фән көне КФУның икенче уку корпусы аудиториясендә түбәндәге адрес буенча узачак: Кремль ур., 35. Башлану 14.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.

Шулай ук 8-нче февральдә КФУ музейларында «Балаларга университет музейлары» акциясе узачак. Акция кысаларында тематик экскурсияләр, уеннар, музей дәресләре, квестлар һәм мастер-класслар узачак. Аларга керү алдан язылу буенча буенча ирекле: +7(960)031-01-30.

Фән көненә багышланган чаралар программасы белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.

Барлык вакыйгалар