Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.05.2024, 11:04

Казанлылар «Чиста уеннар» үткәрү мәйданчыгы итеп «Савиново» паркын сайлаган

Акциядә катнашучыларны беренче тапкыр ике яшь төркеменә бүләчәкләр

Фото: «Чиста уеннар» проекты

18 нче майда Казанның «Савиново» паркында «Чиста уеннар» акциясе узачак. Җыештыру өчен җәмәгать киңлеген шәһәр халкы сайлаган – 150 тавышның 100 дән артыгы әлеге мәйданчык өчен бирелгән.

Уеннарда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен 2-4 кешедән торган команда тупларга һәм гариза тутырырга кирәк. Катнашучыларны ике яшь төркеменә бүләчәкләр: өлкәннәр һәм балалар.

Бер сәгать дәвамында командалар күл территориясендә чүп җыячак һәм моның өчен баллар алачак. Иң күп очко җыйган өч команданы бүләкләр көтә. Бу – глэмпингта яшәү яки яхтада йөрү. Җыелган калдыклар, алга таба эшкәртү өчен, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясенә тапшырылачак.

Экологик акция 13:00 сәгатьтә зарядкадан башлана, дип хәбәр итә «Чиста уеннар»ны оештыручылар. Чарага үзең белән күп тапкыр кулланыла торган савыт-саба (кружка һәм тәлинкә) алырга киңәш ителә, шулай ук алдан Clean games кушымтасын урнаштыру сорала.


Барлык вакыйгалар