Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2026, 12:24

«Җиңүдән соң сугыш»: Чебакса бистәсендә хәрби-тарихи вакыйгаларны торгызуга юнәлдерелгән шәһәр күләмендә икенче чара үткәрелә

Тамашачыларга Германия капитуляциясеннән соң барган сугыш күренешләре күрсәтеләчәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанда 23 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган, хәрби-тарихи вакыйгаларны торгызуга юнәлдерелгән шәһәр күләмендәге икенче «Җиңүдән соң сугыш» фестивале үткәрелә. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Икенче бөтендөнья сугышының соңгы көннәре белән бәйле вакыйгаларга нигезләнгән сугыш күренешләре, интерактив мәйданчыклар, күргәзмәләр, остаханәләр һәм кыр кухнясы әзерләнә.

Чараның ачылышы 10:00 сәгатькә билгеләнгән: биредә интерактив «Хәрби-кыр почтасы», «Медсанбат» һәм «Фронт чәчтарашханәсе» зоналары эшли башлаячак, шулай ук концерт программасы әзерләнә. Кунаклар өчен тематик фотозоналар, Бөек Ватан сугышы барган елларда кулланылган кораллар һәм бүләкләр күргәзмәсе, 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен квест төрендәге уеннар оештырыла. Чарага килүчеләр окоп шәмнәре ясау, маскировка челтәрләре үрү һәм башка тематик остаханәләрдә катнаша ала.

11:00–12:00 вакыт аралыгында хәрби-тарихи вакыйгаларны торгызуга юнәлдерелгән «Җиңүдән соң сугыш» чарасы үткәрелә – кунакларга техника, пехота һәм пиротехника ярдәмендә хәрби сугыш күренешләрен күрсәтергә җыеналар. Чара тәмамланганнан соң, 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр концерт программасы янәдән дәвам итәчәк.

Чара барышында кыр кухнясы осталары кунакларны бик тәмле солдат боткасы белән сыйлаячак. Шулай ук башка туклану нокталары да эшләячәк.

Чара 10:00 сәгатьтә башлана һәм ул бушлай оештырыла. Казанлыларны, шәһәр кунакларын Чебакса бистәсендә көтәләр.

Мәйданчыкка җәмәгать транспортында – 84 нче номерлы автобус белән «Замандашлар урамы» тукталышына кадәр барырга була. Тукталыштан 2 нче номерлы керү юлына кадәр берничә бушлай шаттл йөриячәк. Үз автомобильләрендә килүчеләр өчен Чебакса бистәсенә керү юлында М-7 трассасы ягыннан Дорожная урамында махсус парковка әзерләнә. Парковкадан фестиваль мәйданчыгына кадәр шулай ук бушлай шаттл йөриячәк.

Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга була.

Барлык вакыйгалар