Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2018, 17:49

24-25 ноябрьдә Горки-Әмәт урманында Аналар көне бәйрәм ителәчәк

“Дом” эко-үзәгендә һәм “CUBE” контейнер үзәгендә балалар һәм аналар өчен тематик маркет, лекторий һәм мастер-класслар оештырыла.

(Казан шәһәрендә KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Горки-Әмәт урманында Аналар көне бәйрәм ителәчәк – биредә 24-25 ноябрьдә “Әни-маркет” зур тематик базар, лекторий һәм мастер-класслар узачак.

Ике көн дәвамында “Дом” эко-үзәгендә лекторийда белгечләр балалар сәламәтлеге һәм үсеше, аналар өчен матурлык һәм үз-үзеңне үстерү турында сөйләячәкләр. Балалар өчен өстәл уеннары һәм “Няня на час” проекты оештырыла. “CUBE” контейнер үзәгендә уенчыклар, китаплар, әниләр һәм балалар өчен әйберләр сатылачак.

Казанлыларны 10.00-17.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында көтәләр.

Барлык вакыйгалар