Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Проектлар

Инвестиция порталы

«Инвестиция порталы» - сайтның әлеге бүлегендә Татарстан башкаласында үткәрелә торган инвестицияләр сәясәте белән танышырга мөмкин. Биредә Казанның инвестиция паспорты, сәнәгать мәйданчыклары, индустриаль парклар һәм инвестиция проектлары, шәһәр икътисады һәм инвестицияләр турындагы яңалыклар күрсәтелгән карта басылып чыкты.

«Инвесторларга яшел ут күрсәтү генә җитми – без аларга проектларны башлаганчыга кадәр ярдәм итәргә тиешбез»

Илсур Метшин
Казан Мэры

Казан - Россиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе. Тарихи тәҗрибә, географик яктан яхшы урында урнашуы, күпмилләтле халык шәһәргә илнең эре калалары арасында лаеклы урын алырга, сәнәгать, фән һәм мәдәният үзәгенә әйләнергә мөмкинлек бирде.

Казан халыкара аренада актив рәвештә алга бара, шул исәптән дөнья дәрәҗәсендәге вакыйгалар ярдәмендә дә зур үсеш кичерә. Кулланучылар потенциалы югары, эшлекле инфраструктураның үсеш алган дәрәҗәсе, халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә квалификацияле белгечләр булуы Казанга потенциаль инвесторларны җәлеп итә. 2018 елда шәһәрнең төп капиталына инвестицияләр 190 млрд сум тәшкил итте, бу соңгы 8 ел өчен рекордлы күрсәткеч булып тора.

Шәһәрдә 8 технопарк һәм технополис, 6 индустриаль (сәнәгать) парк, 4 бизнес-инкубатор, 5 сәнәгать мәйданчыгы, 6 инжиниринг үзәк, шулай ук трансфер (коммерцияләштерү) технологияләр үзәге эшли. Химия һәм азык-төлек сәнәгате, машина төзелеше, электроника Казан сәнәгатенең әйдәп баручы тармаклары булып тора.

Казанда үткәрелә торган инвестиция сәясәте шәһәрнең алдынгы предприятиеләренең конкурентлыкка сәләтлелегенә ярдәм итүгә, административа киртәләрне киметүгә, перспективалы инвестиция проектларын алып баруга һәм шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларында инвесторлар белән үзара файдалы хезмәттәшлек урнаштыруга юнәлдерелгән.
Сораулар һәм җаваплар
  • Дөньяның иң алга киткән мегаполисларын анализлау буенча KPMG компаниясенең йомгаклау хисабында Казанның нинди инновация идеяләре һәм проектлары чагылыш тапкан?
    Киңәйтергә

    Хисапта шәһәрнең юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын гамәлгә ашыруга керткән инвестицияләре билгеләп үтелде, ул юлларның үткәрүчәнлеген 15-20%-ка арттырырга һәм хәрәкәтнең уртача тизлеген 25%-ка арттырырга, шулай ук трафик белән идарә итү һәм контроль системасын тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өлешендә тикшеренүдә натрий гипохлориты яңа электролитик продукциясен сату заводын реконструкцияләү тәҗрибәсе билгеләп үтелде, бу сыек хлорны бетерергә һәм суның органолептик характеристикасын яхшыртырга мөмкинлек бирде.

    KPMG – Торонтода (Канада) урнашкан халыкара алдынгы тәҗрибә үзәге. Анализ өчен бары тик 35 шәһәр генә кирәкле мәгълүматларны бирә алды. Тикшеренүләрнең катнашучылары арасында Барселона, Лион, Филадельфия, Сан-Паоло һәм Торонто бар. Россиядә катнашу өчен Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанны чакырганнар, нәтиҗәдә, бары тик Мәскәү һәм Казан гына катнашып, йомгаклау отчетына эләккән.

    KPMG компаниясенең чагыштырма анализ нәтиҗәләре буенча тикшеренүдә катнаша торган шәһәрләр белән тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар алмашуны оештыру планлаштырыла.

  • 2018 елда Сингапурда узган Бөтендөнья шәһәрләр саммитында Казан нинди бүләк алды?
    Киңәйтергә

    Казан Россия шәһәрләре арасында беренчеләрдән булып Ли Куан Ю дәрәҗәле Бөтендөнья премиясе кысаларында махсус номинациягә - шәһәр үсешләре өлкәсендәге абруйлы дөньякүләм бүләккә лаек булды. Премия Советы карары буенча Татарстан башкаласы аерым билгеләп үтү өчен сайланган (special mention). Премияне тапшыру Сингапурда VI Бөтендөнья шәһәрләр саммитында узды. Шунда ук Казанны тәкъдим итү булды.

  • «ФДИ Интеледженс» бүлекчәсенең «Европа шәһәрләре һәм киләчәк төбәкләре» рейтингында Казан нинди урын алды?
    Киңәйтергә

    Казан «Чыгымнар нәтиҗәлелеге» (8-нче урын) һәм «Инвестицияләр җәлеп итү стратегиясе» (10-нчы урын) категорияләре буенча Европаның иң яхшы 10 эре шәһәре арасына керде. «ФДИ Интеледженс» (fDi Intelligence) - «Файненшл Таймс» газетасының бер юнәлеше - дөнья күләмендә Чит илләрнең турыдан-туры инвестицияләре буенча иң эре компетенцияләр үзәге булып тора.

Барлык сораулар
Саннар һәм фактлар:
  • 190,1 млрд. сум
    2018 ел өчен төп капиталга инвестицияләр
  • 30 субъект
    Казан территориясендә инвестицион-инновацион инфраструктура
  • 11
    Казанда индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары
  • 619 резидент
    индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыкларына карый ( 2019 елның 6 ае эчендә)

Медиа

Фото
Видео