Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Галиәхмәтов Руслан Рузәл улы

Идарә башлыгы

Телефон номеры: +7 843 299-16-77

Почта: Ruslan.Galiakhmetov@tatar.ru

Адрес: 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 3 йорт, 525 кабинет

Эш сәгатьләре: 09.00 - 18.00




Биографиясе

1985 елның 29-нчы мартында Казанда туа. 2008 елда «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлый. 2013 елда Эшлекле идарә итү буенча Болонья университетының (Италия) докторлык дәрәҗәсенә (PhD) ия була. Класс чины – 3 класслы муниципаль киңәшче. Инглиз, итальян һәм төрек телләрендә иркен аралаша.

2007 елның июленнән 2008 елның гыйнварына кадәр – «Казспецстроймонтаж» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә финанс эшләре буенча икътисадчы.

2008 елның гыйнварыннан 2009 елның октябренә кадәр – инвестиция сәясәте һәм күргәзмә эшчәнлеген координацияләү бүлеге баш белгече (әйдәүче белгеч, 1 категорияле белгеч), икътисади үсеш комитеты, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты.

2010 елның гыйнварыннан 2013 елның июненә кадәр – докторант, бизнес-идарә итү буенча докторлык программасы, Менеджмент департаменты, Болонья университеты, Италия.

2012 елның декабреннән 2013 елның маена кадәр – чакырылган тикшеренүче, Берклидагы Калифорния университеты, АКШ.

2013 елның июленнән 2015 елның декабренә кадәр – Менеджмент департаментының фәнни хезмәткәре, менеджмент буенча докторлык программасы кураторы, Болонья университеты, Италия.

2015 елның сентябреннән хәзерге вакытка кадәр – дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты, Идарә, икътисад һәм финанслар институты, Казан (Идел буе) федераль университеты.

2016 елның июненнән 2019 елның декабренә кадәр – инвестиция һәм инновация эшчәнлеге бүлеге башлыгы, икътисади үсеш комитеты, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты.

2019 елның декабреннән хәзерге вакытка кадәр – Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы, Казан шәһәре Думасы аппараты.




Все контакты