Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе

Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе

420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 3 йорт
+7 843 299 16 77

Идарә 2019 елда оеша. Ул Казан шәһәре Думасы аппаратының структур бүлекчәсе булып тора. Идарә эшчәнлегенең төп юнәлешләре түбәндәгеләр:

  • Казан шәһәре Думасының, Казан муниципаль берәмлеге Башлыгының, Казан шәһәре Думасы органнарының халыкара һәм муниципальара хезмәттәшлек өлкәсендәге эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итү;  

  • Казанның халыкара һәм муниципальара элемтәләрен үстерү, яңаларын булдыру;

  • Казанның муниципальара хезмәттәшлек буенча халыкара һәм Россия оешмалары, шулай ук чит ил һәм Россия муниципаль берәмлекләре белән хезмәттәшлеге кысаларында чаралар әзерләү һәм уздыру;

  • Казанның чит ил һәм Россия муниципаль берәмлекләре белән хезмәттәшлеге турында килешүләр, шартнамәләр һәм башка документлар проектларын әзерләү, шулай ук аларны имзалау кысаларында чаралар оештыру;

  • халыкара һәм муниципальара хезмәттәшлек буенча программалар, килешүләр, шартнамәләр һәм башка документларны эшләүдә, гамәлгә ашыруда катнашу;

  • Казанның халыкара һәм муниципальара оешмалар белән хезмәттәшлеген оештыру, халыкара һәм муниципальара проектларда, конкурсларда, программаларда һ.б. катнашу.