Телефон номеры: +7 843 299 18 82
Почта: rik.kazan@tatar.ru
Адрес: 420111, Казан, Кремль ур., 1
Тормыш юлы
Гафаров Рөстәм Гыйльфан улы 1965 елның 11-нче октябрендә Казанда туа.
1988 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча С.М.Киров ис. Казан химия-технология институтын тәмамлый.
1988 елның августыннан 1991 елның августына кадәр Казан сөт комбинатының компрессор цехы инженер-механигы, җитәкчесе булып эшли.
1991 елның сентябреннән 1993 елның маена кадәр – «ИТ-проект» МП төзекләндерү-монтаж участогы җитәкчесе.
1993 елның маеннан 2001 елның гыйнварына кадәр – «Кипер» ҖЧҖ директоры.
2001 елның гыйнварыннан 2006 елның мартына кадәр – шәхси эшмәкәр.
2006 елның мартыннан сентябренә кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясенең торак-коммуналь хуҗалыгы, тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе.
2006 елның сентябреннән 2010 елның маена кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
2010 елның маеннан 2018 елның октябренә кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы.
2018 елның 11-нче октябреннән 2020 елның 20-нче октябренә кадәр – Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2020 елның 21-нче октябреннән – Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе.
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Бүләкләре:
Казанның Мактау грамотасы (2010);
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2012);
«Фидакарь хезмәт өчен» медале (2014);
«Казан файдасына башкарылган хезмәте һәм батырлыгы өчен» мактау билгесе (2015);
«Ватан алдындагы казанышлар өчен» II дәрәҗә ордены медале (2016);
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2018);
«Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2014);
«Сочи шәһәрендә 2014 елгы ХХII Олимпия кышкы уеннары һәм ХI Паралимпия кышкы уеннары» истәлекле медале (2015);
«Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2016);
«2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда керткән өлеше өчен» медале (2012);
ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты (2015, 2017);
«Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе һәм Флотына 100 ел» юбилей истәлекле медале (2018).