Телефон номеры: +7 843 299 14 44
Почта: rik.kazan@tatar.ru
Адрес: Адрес: 420111, Казан, Кремль ур., 1
Тормыш юлы
Гафаров Рөстәм Гыйльфан улы 1965 елның 11 октябрендә Казанда туа.
1988 елда “инженер-механик” белгечлеге буенча С.М.Киров ис. Казан химия-технология институтын тәмамлый.
1988 елның августыннан 1991 елның августына кадәр Казан сөт комбинатының компрессор цехы инженер-механигы, җитәкчесе булып эшли.
1991 елның сентябреннән 1993 елның маена кадәр – “ИТ-проект” МП төзекләндерү-монтаж участогы җитәкчесе.
1993 елның маеннан 2001 елның гыйнварына кадәр – “Кипер” ҖЧҖ директоры.
2001 елның гыйнварыннан 2006 елның мартына кадәр – шәхси эшмәкәр.
2006 елның мартыннан сентябренә кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясенең торак-коммуналь хуҗалыгы, тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе.
2006 елның сентябреннән 2010 елның маена кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
2010 елның маеннан 2018 елның октябренә кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы.
2018 елның 11 октябреннән – Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Бүләкләре:
Казанның Мактау грамотасы (2010);
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2012);
“Фидакарь хезмәт өчен” медале (2014);
“Казан файдасына башкарылган хезмәте һәм батырлыгы өчен” мактау билгесе (2015);
“Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗә ордены медале (2016);
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2018);
“Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале (2014);
“Сочи шәһәрендә 2014 елгы ХХII Олимпия кышкы уеннары һәм ХI Паралимпия кышкы уеннары” истәлекле медале (2015);
“Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты” истәлекле медале (2016);
“2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда керткән өлеше өчен” медале (2012);
ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты (2015, 2017);
“Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе һәм Флотына 100 ел” юбилей истәлекле медале (2018).