В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы өч елда «Үсмер» Казан муниципаль берләшмәсендәге клублар саны 55-тән 64-кә кадәр, ә аларның гомуми мәйданы 40%-ка артты - 16,5 мең кв.метрдан 23,5 мең кв.метрга кадәр. Мәйданнарның артуы яңа клублар ачу һәм гамәлдәге объектларга капиталь ремонт ясау нәтиҗәсендә мөмкин булды. Барлыгы биш ел эчендә 46 яшүсмерләр клубы ремонтланды, беренче тапкыр клублар Дәрвишләр бистәсендә,«Салават күпере» торак комплексында, Залесный, Бишбалта бистәсендә, Яңа Аракчинода барлыкка килде. Клубларда шөгыльләнүче яшүсмерләр һәм балалар саны 20%-ка артты - 15 мең кешегә кадәр, ә клубларда эшләүче педагогларның һәм тренерларның уртача яше 2017 елдан 46 яшьтән 36 яшькә кадәр кимеде. Яшүсмерләр клубларындагы түгәрәкләр һәм секцияләрнең 70%-ы бушлай.
2020 елда җиде объектта капиталь ремонт эшләре алып барыла. Программаны финанслау күләме 45 млн сум тәшкил итә. Ремонтланган клубларның төп өлеше 1-нче сентябрьгә кадәр ачылачак. Клубларны ремонтлау якындагы территорияне төзекләндерү белән комплекста уздырыла.
Алар арасында Юдино торак массивында Революция ур., 29 адресы буенча урнашкан яңа яшьләр үзәге бар. Монда уникаль юнәлешләрне үстерәчәкләр - тау туризмы, альпинизм, экстремаль һәм традицион спорт төрләре, ә заманча күп функцияле заллар Юдино өчен генә түгел, якын-тирә микрорайоннар өчен дә ачык яшьләр киңлекләре булачак.
Жилплощадка торак массивында (Химиклар ур., 19) яшьләр клубын капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнүгә якынлашып килә. Бу клубта балта остасы һәм чүлмәк остаханәләре, тегү түгәрәге, күн белән эшләү студиясе ачылачак.
«Свои» объектында (Степан Халтурин ур., 11/10) актив эш алып барыла. Бу тулысынча өлкән яшьләр белән эшләүгә йөз тоткан яңа форматтагы клуб булачак. Аның белгечлеге - яшьләр өчен тематик арт-кичәләр, блогерлар ярышлары, рэп-баттллар кебек рәсми булмаган вакыйгалар оештыру. Объектта эшләр 49%-ка үтәлгән.
«Талантика» яшүсмерләр үзәгендә (Окольная ур., 94а) ремонт эшләре әзерлекнең югары баскычында. Ремонт кысаларында клубның мәйданы 368 кв.метрга кадәр арткан, 536 кв.метр тәшкил итә. Нәтиҗәдә, үзәк Мәскәү районы яшүсмерләр клублары челтәренең иң зур объекты булачак. «Альпари» фонды һәм «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы белән хезмәттәшлектә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү буенча эш алып барылачак.
«Мастерица» яшүсмерләр клубын (Гарифьянов ур., 34) ремонтлау төгәлләнеп килә. Монда тегү остаханәсе ачылачак, анда теләүчеләрне дизайн, мода һәм стиль үзенчәлекләренә өйрәтәчәкләр.
«Ступени» яшүсмерләр клубында капиталь ремонт 90%-ка ясалган (Ямашев пр., 54). Ремонттан соң клубның төп юнәлешләре социаль челтәрләрдә эшләү технологияләре, видео- һәм фотосәнгать булачак.
Шәһәр яшүсмерләр клублары челтәре инфраструктурасын тулысынча 2022 ел ахырына кадәр яңарту планлаштырыла.