В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа ягу сезонына әзерлек кысаларында Казанда 50 миллиметрдан 1200 миллиметрга кадәр диаметрлы 2 мең километрга якын тышкы җылылык үкәргеч торбаларны, шулай ук 9 мең километрга якын йорт эчендәге җылыту челтәрләрен юдыру һәм гидропрессовкалау планлаштырылган. ТЭЦ-1, ТЭЦ-2, ТЭЦ-3 һәм өч эре «Савиново», «Азино» һәм «Горки» район котельняларыннан тыш, шәһәрдә көзге-кышкы чорда эшкә «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 128 һәм 49 ведомство котельнясы әзерләнә. Моннан тыш, 5892 күп фатирлы йортны һәм ведомство торак фонды объектын, шул исәптән 5463 үзәк җылыту системасы белән, шулай ук 842 социаль өлкә объектын (635 мәгариф объекты һәм 113 сәламәтлек саклау объекты) әзерләргә кирәк булачак.
Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларны капиталь ремонтлау программасы буенча 27 км җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрен алыштыру һәм реконструкцияләү планлаштырылган. «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең дүрт котельнясын (Каштан ур., 18, Музыкальная ур., 8, 10, Боевая ур., 13) модернизацияләү эшләре алып барыла, бу аларның куәтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
17 нче майдан 19 нчы майга кадәр кулланучыларда кайнар суны вакытлыча туктату белән Казанның «Татэнерго» җылылык челтәрләренең җылылык үткәргечләрен опрессовкалауның беренче этабы үтәләчәк. «Татэнерго» челтәрләренең гидравлик сынаулары дүрт этапка һәм ачыкланган җитешсезлекләрне оператив һәм сыйфатлы бетерү өчен дүрт зонага бүленгән. «Казэнерго» АҖ үз җылылык челтәрләрен гадәттәгечә җәй дәвамында, локаль рәвештә котельняларда, опрессовкалый һәм ремонтлый.
Кайнар суны планлы рәвештә өзү турында барлык мәгълүмат җылылык белән тәэмин итүче оешмалар сайтларында, шәһәр Мэриясенең kzn.ru рәсми порталында, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм йортларның подъездларындагы белдерүләр тактасында урнаштырылган.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча агымдагы елда 79 йортта үзәк җылыту, 35 йортта кайнар су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау күздә тотыла.
Казанда җылылык белән тәэмин итүче проблемалы ведомство котельнялары саны кулланучыларны альтернатив җылылык чыганакларына – «Казэнерго», «Татэнерго», блок-модульле котельняларга – күчерү хисабына кими.
ВКНИИВОЛТның җитештерү эшчәнлеге туктатылу һәм милекчедән – «Монтажстрой» фирмасыннан («Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе компанияләр төркеме) – финанслау булмау сәбәпле, Толстой ур., 39 адресы буенча урнашкан ведомство котельнясы «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенә арендага тапшырылды, бу узган ел котельняны әзерләргә һәм ягу чорын аварияләрсез үтәргә мөмкинлек бирде. Дүрт күп фатирлы йортны һәм балалар бакчасын җылылык белән тәэмин итүгә яңадан тоташтыру өчен яңа блок-модульле котельняны проектлау эшләре алып барыла. Заказ бирүче булып Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе тора, проектчы итеп «Татинвестгражданпроект» билгеләнгән.
Южно-Промышленная урамындагы 7 күп фатирлы йортны, балалар бакчасын һәм поликлиниканы, «Татнефтепродукт» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыятенең проблемалы ведомство котельнясыннан күчерү өчен, инженерлык челтәрләре белән блок-модульле котельня төзү проекты һәм сметасы эшләнде.
Җылылык белән тәэмин итү объектларының, йортларның һәм социаль өлкә объектларының үзәк җылыту системаларының техник әзерлеге 1 нче сентябрьгә тәмамланырга, ә 15 нче сентябрьгә шәһәрнең торак йортларының әзерлек паспортлары рәсмиләштерелергә тиеш.