В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда ел саен шәһәр бюджетыннан инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен матди ярдәм күрсәтелә. Быел 389 гаилә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Бу ике һәм аннан да күбрәк инвалид бала тәрбияләүче, 1 нче һәм 2 нче төркем инвалид ата-аналар балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче, 1 нче һәм 2 нче төркем инвалид ата-аналары инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр.
Быел категорияләр киңәйтелде һәм хәзер матди ярдәмгә шулай ук бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид балаларны тәрбияләүче ялгыз ата-аналар дәгъва итә ала.
Узган ел 344 гаиләгә 3 млн 440 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.