В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанда тугыз социаль объект төзү планлаштырыла. Шәһәрдә яңа поликлиникалар, спорт мәйданчыклары, табиб амбулаториясе, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, балалар бакчасы һәм мәктәп барлыкка киләчәк.
Совет районында Таҗетдинов урамында, «Җәй» торак комплексында, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында бассейнлы мәктәп төзелә башлады. Мәйданы 24,6 мең кв.м булган дүрт катлы бина 1224 укучыга исәпләнгән. Бу 30 мең кешегә исәпләнгән яңа микрорайонда өченче тулы кыйммәтле мәктәп булачак.
Идел буе районында, «33 нче хәрби шәһәрчек» торак комплексында 220 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы төзүне планлаштыралар.
«Озак һәм актив тормыш» милли проекты ярдәмендә сәламәтлек саклауның кайбер яңа объектлары барлыкка киләчәк. Аларның иң эресе – «Весна» торак комплексындагы поликлиника, ул тәүлегенә 400 өлкән пациентка исәпләнгән. «Волжские просторы» торак комплексында тәүлегенә 200 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасы, ТР бюджеты хисабына Вишневка торак массивында табиб амбулаториясе төзеләчәк. Моннан тыш, Мәүлүтев урамындагы 18 нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең яңа корпусын төзү дәвам итә. Аны киләсе елда тапшырырга ниятлиләр. Әлеге объектлар төзелешенә якынча 2,2 млрд сум юнәлдереләчәк.
Казан яңа спорт объектлары белән тулылана. Концессион килешү буенча «Салават Күпере» торак комплексында Мастерлар урамында «ФИЗРА спорт үзәге» ФСК төзелә. «Физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проекты кысаларында Копылов урамындагы «Рубин» футбол клубы базасында Футболны үстерү үзәге барлыкка киләчәк.
Агымдагы елда биш универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк, шуларның дүртесе мәгариф учреждениеләрендә: 14 нче гимназиядә, 17 нче, 120 нче һәм 22 нче мәктәпләрдә, берсе «Смена» спорт мәктәбендә пәйда булачак. Бу эшләргә 32,2 млн сум юнәлдереләчәк. 2013 елдан республика программасы буенча Казанның төрле районнарында барлыгы 129 шундый спорт мәйданчыгы төзелде.
Исегезгә төшерәбез, Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, миллионлы шәһәрләр арасында социаль объектлар төзү буенча лидер булып тора. 2014 елдан шәһәрдә 98 балалар бакчасы һәм 29 мәктәп, 15 мәдәният йорты, җиде хастаханә һәм 20 поликлиника, 22 спорт объекты, яшьләр үзәге төзелгән. Барлыгы – 192 объект.