Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.02.2023, 10:02

Казанда 2023 елда 17 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак

2023 елда балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең яңа бүлекләрен урнаштыру өчен шәһәрнең төрле районнарында 7 бинага капиталь ремонт ясалачак. Психология хезмәте беренче тапкыр Салават Күпере микрорайонында барлыкка киләчәк, ул Зилант урамында һәм Дәрвишләр торак массивындагы Тополевая урамында урнашачак.

Агымдагы елга Бирюзовая ур., 1 адресы буенча 24 катлы яңа торак йортның беренче һәм икенче катлары биналарына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бинада 2,5 мең кв. м мәйданлы күппрофильле балалар үзәген урнаштыру планлаштырыла.

16 мәктәп «Мәгарифне үстерү» федераль программасы буенча капиталь ремонтланачак. Һәр учреждениегә 135,7 млн сум бүлеп бирелгән. Бу суммага түбәне ремонтлау, тәрәзә блокларын, керү төркемнәрен алыштыру, бинаның нигез кырларын ремонтлау һәм инженерлык челтәрләрен алыштыру, актлар һәм спорт залларын, профильле кабинетларны (химия, физика, технология) ремонтлау, шулай ук уку процессын оештыру өчен кирәкле җиһазлар, мебель һәм инвентарьларны алмаштыру кергән.

1964 елда төзелгән Совет районының 93 нче номерлы гимназиясенең төп бинасын капиталь ремонтлау өчен республика бюджетыннан өстәмә финанслау бүлеп бирелгән.

21 мәктәп ашханәсендә 220 млн сумлык ремонт планлаштырылган.

2023 елда шулай ук Казан Үзәк китапханәсенең Вишневский ур., 10 адресы буенча урнашкан бинасы ремонтланачак. Бина 1987 елда төзелгән, гомуми мәйданы 1000 кв.м китапханәдә ике гавами зал, кафетерия зонасы оештыру, шулай ук китапларны тануның электрон системасын кертү планлаштырыла.

Барлык пресс-релизлар