Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2024, 09:40

Казанда «Беренче курс студентлары көне» фестивале башланды

Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен «Беренче курс студентлары көне» фестиваленең сайлап алу көннәре 19—21 ноябрьдә Казанның А.П.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә, ә югары уку йортларыннан катнашучылар өчен 27—29 ноябрьдә В.И.Ленинның мәдәни-ял итү комплексында узачак.

Быел фестиваль кысаларында шәһәребезнең барлык иҗади студентлары өчен зур белем бирү программасы планлаштырылган. Чакырылган белгечләр (Татарстан һәм Россиядән) чарада катнашучылар өчен бию, музыка һәм театр юнәлешләре буенча мастер-класслар үткәрәчәк.

Фестивальнең махсус номинацияләре 2024 елда Россия Федерациясендә Гаилә елына һәм Татарстан Республикасында фәнни-техник үсеш елына багышланган иң яхшы иҗади куелышлар өчен кертелде. Оештыручылар шулай ук «Фронт поэзиясе» номинациясен дә өстәделәр.

Югары уку йортлары студентлары өчен фестивальнең гала-концерты 10 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Быел чараның генераль партнеры — «Ак Барс» Банк ГАҖ. Шулай ук партнерлар булып «Рубин» ФК, «Самокат» тапшыру хезмәте, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Түбәтәй» рестораннар челтәре, «Белем» Россия җәмгыяте һәм башкалар чыгыш ясады.

Фестиваль жюрисына елдан-ел Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең танылган сәнгать эшлеклеләре керә. Бу юлы тәҗрибә уртаклашу һәм буыннар дәвамчанлыгы принципларына ярдәм итү максатыннан аларга «Россия Студентлар язы» программасы җиңүчеләре һәм белгечләре кушылачак.
Барлык пресс-релизлар