«Уникаль су объектларын саклау» проекты кысаларында быел чүп-чардан чистартылган Казан сулыклары ярларының гомуми озынлыгы 53 км тәшкил итте. Яр буе территорияләрен чистарту буенча 40 акциядә меңгә якын кеше катнашты. Күмү полигоннарына 600 куб.м чүп чыгарылган.
Ел саен Казан территориясендә экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән төрле акцияләр һәм чаралар үткәрелә. Аларның бер өлеше иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр һәм төрле шәһәр бергәлекләре теләге белән оештырылган.
Шулай итеп, Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында Җиңү паркы территориясендә 80 декоратив алмагач утыртылды. Утыртуда «Юнармия», «Җиңү волонтерлары», «Яшь Гвардия», студентларның төзелеш отряды катнашты.
500дән артык кешене берләштергән 140 команда «Зөбәрҗәт» күле янындагы территориядә «Чиста уеннар»да катнашты. Ә «СИБУР» ГАҖ ярдәме белән Серов урамындагы инклюзив бульвар территориясендәге сулыкларны чистарту буенча зур эш башкарылды: 2600 куб метрдан артык ләм утырмалары бетерелде, су кошы яши торган урыннар сакланды һәм су чистартучы үсемлекләр утыртылды.
Июль аенда Казансу елгасы буйлап экологик йөзү булды. 54 катнашучы 360 кг калдык җыйды: пластик, пыяла, металл, күбекле блок кисәкләре. Бу куркыныч калдыклар елганы һәм аның ярларын пычраткан, Казансу экологиясенә куркыныч тудырган.
Көзен Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты хезмәткәрләре, «Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте» республика советы белән берлектә, Рус-Алман Швейцариясе табигать тыюлыгы районында Казансу буендагы чүп-чарны җыештыру буенча экологик акция оештырды. Купель янындагы авария хәлендәге нык авышкан агачлар җыештырылды һәм койма төзәтелде. Йомычка белән вакланган кисү калдыклары тыюлык территориясендәге җәяүлеләр юлларына салу өчен файдаланылган.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе һәм Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның гомумроссия иҗтимагый оешмасының Төбәк бүлеге вәкилләре көче белән Ф.Әмирхан урамындагы скверда Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүдә катнашучылар һәйкәле янында өрәңге һәм артыш агачлары утыртылды.
Җәмәгать киңлекләрендә халыкны шәһәрдә экологияне саклау тематикасы белән таныштыручы күпсанлы программалар һәм мастер-класслар оештырылды.
Быел җәй көне «Гражданин – галим» программасы кысаларында мәгърифәт дәресләре балалар аудиториясе өчен җайлаштырылды. Проектта катнашучылар экскурсияләргә йөрделәр, лекцияләр тыңладылар һәм мастер-классларда катнаштылар. Быел проект өч йөздән артык кешене колачлады.
«Шәһәр бакчачысы мәктәбе» программасы яшел үсентеләрне карау үзенчәлекләре турында белергә теләгән казанлыларга адресланган. Быел белем бирү проекты өченче тапкыр узды һәм биш иҗтимагый киңлекне колачлады. «Ак Чәчәкләр» бульварында, Аксенов исемендәге скверда, Акчарлак күлләре янындагы паркта, Җиңү паркында һәм «Светлая Долина» торак комплексы янындагы паркта проектта катнашучылар өчен лекцияләр һәм мастер-класслар оештырылды.
Казансу яр буенда «ЭкоЛогично» бергәлеге белән берлектә ай саен икенчел чимал кабул итү мобиль пунктлары торгызылды. Акция көннәрендә Казан халкы 12 960 кг икенчел чималны эшкәртүгә тапшырды: макулатура, техника, мәче һәм эт өчен азык, пыяла, металл, тетрапак, ПЭТ шешәләр, техник ПЭТ һәм ПЭТ савытлар, полипропилен, йомшак һәм фольгалы пластик һәм башка икенчел калдыклар.