В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Игелекле Казан» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премиясе белән берлектә әдәби конкурс оештыра. Конкурс ике номинациядә узачак: рус һәм татар телләрендә проза һәм поэзия. Катнашучыларны ике яшь төркеменә бүләчәкләр: 10 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар һәм 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр.
Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы 15 әсәр «Игелекле тарихлар китабына» керәчәк. Һәр автор-җиңүче 20 000 сум алачак һәм «Глаголица» XI Халыкара әдәби премиясен бүләкләү тантанасына чакырылачак, ул 18 ноябрьдә Сәйдәшев исемендәге БКЗда узачак.
Конкурска эшләр 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат «Игелекле Казан» сайтында «Глаголица. Игелекле Казан» битендә.