В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләренең кадрлар резервына ачык конкурска старт бирә. Резерв идарәче кадрларны нәтиҗәле ротацияләү һәм яшьләрнең мөмкинлекләрен киңәйтү өчен формалаштырыла.
Конкурс өч этапта узачак. Беренчесендә дәгъвачыларга комитетка документларны, муниципаль учреждениеләрнең берсен үстерү концепциясен һәм презентация материалларын тапшырырга кирәк. Документларны кабул итү 7-11 нче август көннәрендә Петербург урамы, 70, 14 нче кабинет адресы буенча алып барылачак. Элемтә өчен телефон: +7(843)223-19-30.
Документлар тапшырылганнан соң, икенче этап узачак: конкурсантлар бәяләү чаралары, шул исәптән практик биремнәр һәм индивидуаль әңгәмә узачак. Йомгаклау этабында конкурс комиссиясе алдында проектларның презентациясе оештырыла.
Конкурста түбәндәге таләпләргә җавап бирүче кандидатлар катнаша ала: югары белемле («Яшьләр белән эшне оештыру», «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Социаль эш» юнәлешләре буенча); профильле оешмада җитәкче вазыйфаларында өч елдан да ким булмаган эш стажы. Кандидат лидерлык сыйфатларына ия булырга һәм иҗтимагый, проект һәм грант эшчәнлеге тәҗрибәсенә, карарлар кабул итүдә абруйга һәм алар өчен җаваплылык алу сәләтенә ия булырга тиеш. Командада эшләү осталыгын, стратегик фикерләүне һәм партнерлар белән нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен аерым бәяләячәкләр.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының «Кадрлар резервы» бүлегендә, шулай ук социаль челтәрләрдәге «Казан яшьләре» аккаунтларында урнаштырылган.
Искәртеп узабыз, кадрлар конкурслары Башкарма комитет тарафыннан даими үткәрелә. Әйтик, узган елның көзендә кадрлар резервы ярдәмендә «Подросток» муниципаль берләшмәсе директоры сайланды. Ул 28 яшьлек Екатерина Согрина була.
Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты структурасына «Подросток» берләшмәсенең 66 яшьләр яшүсмерләр клубы, «Доверие» психология үзәгенең 10 бүлеге, «Ял» үзәгенең 12 лагере, И.Гайдар һәм «Дуслык» социаль-реабилитация үзәге керә.