В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда ишегалды территорияләрен «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерү эшләре башланды. Әйтик, эшләр Айдаров урамындагы 18, 20, 22, 24, 24а номерлы, Северополюсная урамындагы 30 номерлы, Маршал Чуйков урамындагы 16, 18 номерлы, Татарстан урамындагы 15, 15а, 17, 19, 21, 23 номерлы, К.Тинчурин урамындагы 47, 49 номерлы, Дубравная урамындагы 154, 162, 164 номерлы, Краснококшайск урамындагы 236-242 номерлы, Беломорск урамындагы 11-17, Зәкиев урамындагы 43-45 номерлы йортларның ишегалларында башланган.
Барлыгы 408 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк, аларда 110 мең кеше яши. Аларны гамәлгә ашыруга 2,3 млрд сум каралган, шуның 2 млрд сумы – асфальт-бетон эшләргә, 165 млн сумы – урам яктыртылуына һәм кече архитектура формаларын урнаштыруга.
Ишегалларны төзекләндерү буенча барлык проектлар да халык белән килештерелә, ә карарлар күпфатирлы йортлардагы милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрендә теркәлә.
Үз йортларында булачак эшләр барышын казанлылар dvor.tatar программасының рәсми порталында тикшереп тора алачак һәм кайнар линия телефоны буенча: +7(800)275-20-20.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Безнең ишегалды» программасы буенча 460 ишегалды территориясе төзекләндерелде.