Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2024, 10:56

Казанда җәй көне 11 км җылылык челтәрен һәм 22 казанны төзәткәннәр

Бүгенге көндә «Казэнерго» АҖ инфраструктурасы яңа ягу сезонына тулысынча әзер. Җылылык челтәрләренең гидравлик сынаулары 100% ка үтәлгән. 

Җәй көне белгечләр 11 км коммуникацияне, 22 казан бинасын һәм сигез төтен торбасын төзекләндергәннәр һәм төзәткәннәр. Түбәндәге адреслар буенча 107 берәмлек технологик җайланма яңартылган, тугыз казан ремонтланган, өч казан алмаштырылган: Олонецкий ур., 5; Яшел ур., 1; Н.Ершов ур., 8. Тагын ике казанны алыштыру эшләре бара: Г.Кутуй ур., 2; Музыкальная ур., 8. 

Исегезгә төшерәбез, «Казэнерго» АҖ шәһәр объектларының 25% җылы һәм кайнар су белән тәэмин итә, шул исәптән 2006 күпфатирлы йортны һәм 489 мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектын. Предприятие 127 котельныйга, 27 үзәк җылылык ноктасына һәм 702 км җылылык челтәренә хезмәт күрсәтә. 67 котельный һәм үзәк җылылык пунктларында технологик барышлар тулысынча автоматлаштырылган.
Барлык пресс-релизлар