В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда җәмәгать урыннарын һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарны видеокүзәтү системалары белән тәэмин итү эше дәвам итә.
40 парк һәм скверда 799 камера урнаштырылган, шулардан 260 камера 5 паркта урнаштырылган. Ел башыннан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән паркларда һәм скверларда урнаштырылган видеокүзәтү камераларыннан видеоархив сорап 59 мөрәҗәгать килгән.
Социаль инфраструктура объектларының иминлегенә аерым игътибар бирелә. Хәзерге вакытта видеокүзәтү 782 социаль объектта оештырылган. Моның өчен 8857 камера урнаштырылган. Муниципаль милектәге һәм федераль закон таләпләре нигезендә видеокүзәтү системалары белән тәэмин ителергә тиешле социаль өлкә объектлары 98%-ка җиһазландырылган. Калган 2% – хәзерге вакытта капиталь ремонт уза торган объектлар.
Моннан тыш, 821 муниципаль объектта янгынга каршы куркынычсызлык системалары урнаштырылган.